Көрәш-Бүләк авылында клубка җылы кирәк
Көрәш-Бүләк авылында гражданнар җыены, йомшак итеп кенә әйткәндә, термометр баганасындагы тере көмеш шактый минуска төшкән клуб бинасында узды.
Шунысы мөһим, халык урамда да, клубта да салкын дип тормаган иде. Җыелышка шактый җыелган көрәшбүләклеләрнең бердәмлеген Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева да билгеләп узды. Тик ничәмә-ничә еллар инде табигый ягулыкка тоташтыру мөмкинлеге әле бу, әле теге сәбәп аркасында көн кадагыннан сызып ташлану сәбәпле, клуб җылына алмый. Авыл җирлеге көче белән инде бинага кадәр үк газ торбасы да китереп җиткерелгән. Быел үзара салым акчасына өр-яңа урындыклар да сатып алынган. Җирле фермерлар көче белән электр җылыткычлары дат юнәтелгән. Әлбәттә, бу гына барлыкка килгән проблеманы чишә алмый. Шуңа күрә Көрәш-Бүләк авылы халкы үзара салым акчасын клубка газ кертергә тотарга дип бердәм булып кул күтәрде. Арада хәтта 500 сум акча бирергә риза булган пенсионерлар да табылды. Сүз уңаеннан, көрәшбүләклеләр быел үзара салым акчасының 400 сум тәшкил итүен тыныч кабул итте. Югыйсә яшь гаиләләрне биредә бармак белән генә санарлык: авыл картаеп бара. Шуңа күрә биредә ташландык хәлгә җиткән йортлар арта баруы да гадәти күренеш. Әмма җимерек коймалар урамнарны бизәми, дип борчылды җыенда катнашучылар. Кайбер урыннарда, аеруча мәктәп автобусы тукталышында ясалма яктылык булмауга, авыр машиналар йөрү сәбәпле, асфальт юлның җимерелеп баруына да зарланды алар.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев