Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Мобиль кабул итүләр Ютазы районы халкы янында

Татарстанда июль ае ахырында эшли башлаган “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү бүлекләре узган якшәмбедә Ютазы районы да килеп җитте.

Безнең районда мондый кабул итүләр Әбсәләм авылыннан башланды. Әлеге торак пунктында яшәүчеләр автобусны зур түземсезлек белән көтеп алды, чөнки халыкның депутатларга әйтер сүзе шактый булып чыкты. “Бердәм Россия” пратиясенең мобиль җәмәгать кабул итүенә, асылда, мөрәҗәгать иткән пенсионерлар авыл юлларына асфальт түшәү, ут баганалары урнаштыру, кәрәзле элемтәнең һәм Интернетның начар эшләвенә, Ык елгасының земснаряд ярдәмендә чистартуга мөхтаҗ булуыня змача  хәбәр иттеләр. Мобиль җәмәгать кабул итүе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, сорауларның һәрберсе игътибар үзәгенә алына, алар электрон базага кертелә.

Якшәмбе көнне мобиль җәмәгать кабул итүләре Ютазы һәм Кәрәкәшле авылларында да халыкны кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев