Ай ахырында узган район ведомствоара наркотикларга каршы комиссия утырышында районда наркотикларга бәйлелекнең таралу сәбәпләре һәм аның белән көрәшү ысуллары каралды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г. Белалова рәислегендә узган утырыш эшендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшү бүлеге начальнигы Р. Хәлимдаров һәм ТР буенча наркотикларның законсыз әйләнешен тикшерү буенча Бөгелмә районара бүлеге Федераль хезмәт идарәсе оперуполномоченные А. Ситдыйков катнаштылар.
Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары М. Нурсәетов мәгъ-лүматлары буенча, ел башыннан Ютазы районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгы бүлегенең җинаять эзләү төркеме бүлеге тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле дүрт җинаять ачыкланган, бу исә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, бер җинаятькә азрак; шулай ук наркотиклардан законсыз рәвештә файдалану белән бәйле унтугыз административ хокук бозу ачыкланган, бу исә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике фактка күбрәк. Әлеге ярты ел эчендә ярты килограммнан артык наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган. 28 майдан алып "Мак" кисәтү операциясен уздыру вакыты эчендә наркотиклар белән бәйле бер җинаять һәм биш хокук бозу, кыргый киндер үсүенең ике факты теркәлгән. Әлеге операция мәгълүматлары буенча, районда наркотикларга бәйлелек тотрыклана, наркотикларны сату белән шөгыльләнгән затлар кулга алынган.
Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы поликлиника өлеше буенча урынбасары Р. Фатыйхов комиссия әгъзаларын наркомания буенча медицина күрсәткечләре белән таныштырды. Хәзерге вакытка наркология кабинетында 22 кеше наркомания диагнозы белән исәптә тора, шуларның берсе - авылда, калганнары Урыссу бистәсендә яши. Аларның бөтенесе дә - эшсезләр. Профилактик исәптә 33 кеше (16сы - авыл кешесе, 17се - Урыссу бистәсендә яшәүчеләр) тора. Шуларның 22се - эшсезләр. Р. Хәлимдаров комиссия әгъзаларына яңа, медицина тикшерүе вакытында ачыкланмый торган дизайнер наркотикларының хасил булуы турында хәбәр итте һәм әлеге фактны үзләренең эшләрендә истә тотуларын сорады. Соңгы елларда 124 санлы һөнәри училище укучыларының наркотик матдәләрне куллану очраклары аңарда борчу тудыра. Хәтта бер генә тапкыр наркотиклар кулланган кешеләр дә исәпкә алынырга мөмкин һәм гомерләре ахырына кадәр кайбер хокуклардан чикләнгән булырга мөмкинлеген аңлатты. Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов мәгълүматлары буенча, район белем бирү учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары билгеләнгән срокларда медицина тикшерүе узганнар, алар арасында наркотик һәм психотроп матдәләрне кулланучылар ачыкланмаган. Ул шулай ук "SaMoSтоятельные дети" проектын тормышка ашыру буенча отчет бирде, аның асылы наркотикларны, алкогольне куллану, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрдән баш тартырга карар кылган яшүсмерләрне кызыксындырудан гыйбарәт. Бу сорауда, дип билгеләде Р. Хәлимдаров, билгеле гамәлләр кирәк. Бүгенге көн балаларына өндәүләр генә җитми, аларны матди яктан кызыксындырырга кирәк - проектта катнашучыларга кибетләрдәге тауарларга, чәчтараш хезмәтләренә, спорт объектларына йөрүгә ташламалар бирелергә тиеш. Әлеге сорауда, дип ассызыклады ул, район җитәкчелегенең ярдәме таләп ителә.
Р. Фатыйхов мәгълүматлары буенча, даруханәләрнең составында кодеин булган препаратларны сатуга контроль урнаштырганнан соң, аларны сатып алу проценты кимегән. Бу, аның сүзләренчә, аларны наркотикларга бәйле булучылар тарафыннан сатып алу мөмкин булмау белән аңлатыла. Р. Хәлимдаров, законны урап, әлеге тауарларны рецепттан башка сату фактлары ачыкланса, мондый даруханәләрне ябу һәм аларның хуҗаларын административ, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту соравы куелачагы хакында кисәтте. Кодеинлы препаратлар даруханәләр кеременең утыз процентын тәшкил итә, дип аңлатты ул, әмма кеше сәламәтлеге әлеге керемнән әһәмиятлерәк.
Наркотикларга каршы пропагандада мәдәният бүлеге дә катнаша. Бүлек начальнигы З. Шәриповадан алынган мәгълүматлар буенча, район китапханәләрендә тематик күргәзмәләр оештырыла, башка учреждениеләр белән берлектә яшьләр өчен кисәтү әңгәмәләре һәм мәдәни-масса чаралар уздырыла.
Нет комментариев