Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Подрядчылардан таләп ителәчәк

Төзи белмәгән һәм объектларны тапшыру срокларын өзүче подрядчиклар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен өзәргә кирәк.

Шушы хакта республика Президенты Р. Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән узган якшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. Төзелеш һәм торак тапшыру соравын тикшергәндә, Рөстәм Нургалиевич, аерым алганда, төзелешкә дип билгеләнгән акчаларның нәтиҗә бирергә тиешлегенә басым ясады. Шуңа карамастан, унике районда план үтәлеше 30 проценттан артмый. Берничә район ТР Төзелеш министрлыгына Чернобыль АЭС авариясен бетерүдә катнашканнар өчен торак сертификатлары алуга документларны вакытында тапшырмаганга тәнкыйть ителде. Өч районда срокларны өзгәнгә подряд оешмалары эштән читләштерелде һәм күп муниципалитетларга, ун көн эчендә үтәлмәгән эшләрне башкару кушылып, кисәтү ясалды. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры И. Фәйзуллин сүзләре буенча, республикага ветераннарны торак белән тәэмин итүгә чираттагы транш (1 млрд. 83 млн. 858 мең сум) кергән. Тулысынча, диелде киңәшмәдә, инде 2013 елда торак төзелеше өчен программа төзелгән. Планнар зурдан һәм аңа тиешле мөнәсәбәт булырга тиеш.
Муниципаль берәмлекләр башлыклары игътибары төзелеш мәйданчыкларында техника куркынычсызлыгы таләпләрен контрольдә тотуны тәэмин итүгә юнәлтелде. Ярты елда гына да республикада 13 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның җидесе үлемгә китергән. Киңәшмәдә эшне оештыруның канәгатьләнерлек булмавы, инструктаж үткәрүгә формаль мөнәсәбәт, эшкә түбән квалификацияле эшчеләр алуның гадәти күренешкә әверелә баруы ассызыкланды.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев киңәшмәгә йомгак ясап, район объектларында төзелеш өчен җаваплыларны төзелеш мәйданчыкларында эшне активлаштырырга, бер төре бетүгә икенчесенә: кирпеч салу, инженер инфраструктурасы, территориаләрне төзекләндерүгә тотынырга чакырды. Эшнең тукталып торуы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип билгеләде ул. Мәдәният объектлары темпын сакларга, дип ассызыклады Рөстәм Мидхәтович. Ул шулай ук йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча эш барышын тәнкыйтьләде, юл хезмәтләре эшенә дәгъвасын белдерде һәм эш графигына, барлык төзелеш объектларын тапшыру срокларына җитди якын килү зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев