Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре оператив киңәшмәдә

“Уңыш” җәмгыяте базасында узган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты.

Көннең беренче өлешендә аграрчылар “Уңыш” җәмгыятенең терлек азыгы складында булып, малларның кышкы рационы турында сөйләштеләр, өстенлекле мәсьәләләрне билгеләделәр. Республика программасы буенча төзелә торган сыерлар торагында эш барышы белән таныштылар.

Яссытугай авыл клубында узган пленар өлештә авыл хуҗалыгы белгечләре үзләре җитештерә торган продукцияне сату базарын киңәйтү, татарстанлылар тормышына килеп кергән пилот программа - үзмәшгульлек турында сөйләштеләр. Һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармаклары белән турыдан-туры бәйле сораулар да көн кадагына чыгарылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов терлекчелек продукциясе җитештерү, туфракны туңга сөрү һәм техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләләре турында чыгыш тотты.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев