Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район ветераннары – киң күңелле Ташкичү җирендә

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында “Солиаль туризм” акциясе буенча район ветераннар советы активистлары бүген Ташкичү авыл җирлегендә кунакта булды.

Кече Урыссу авылы күпфункцияле мәдәни үзәк хезмәткәрләре өлкәннәрне җыр-моң белән каршы алды. Мәдәни учакның үзендә җирле рәссам Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе оештырылган иде. Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә тере чәчәкләр салган ветераннар җирлекнең барлык диярлек объектларында – ФАП, балалар бакчасы, мәктәп, Ташкичү клубында булдылар. Авыл чишмәсенең саф суын эчеп, сусауларны бастылар. Аларны бар җирдә дә якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар. Җирлек кунаклары Кече Урыссу авылында яшәүче бердәнбер фронтовик Мәгъдәнур Йосыпов белән күрештеләр. Аңа тиздән 94 яшь тула. Кече Урыссу авылының яшел мәчетенә узган кунаклар авылның имамы Камил хәзрәт Абдуллин быел гына әле хаҗ җирендә булып, шуннан алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттеләр, изге догалар тыңладылар.

Тирән мәгънәле, якты тәэсирләргә бай итеп оештырылган чара турында тулы язма белән район гәҗите битләрендә укып танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА 

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев