Районның башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин җитәкчелегендә узган атналык оператив киңәшмәдә бүгенге көнгә актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Җитәкче яшь спортчыларга һәм аларның тренерларына рәхмәт хатлары тапшырды һәм яңадан-яңа үрләр яулауларын теләде.
Шулай ук, югары һөнәрманлыгы, намуслы хезмәте һәм илнең сәламәтлек саклау үсешенә керткән зур өлеш өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитетының Рәхмәт хаты белән Кәрәкәшле авылы фельдшер-акушерлык пунктынты шәфкать туташы Миләүшә Фәттахова бүләкләнде. Ютазы үзәк китапханә системасының балалар белән эшләү бүлегенең директор урынбасары Юлия Агафонова агымдагы елның тугыз аена китапханә эшенә анализ ясады. Ә оештыру бүлеге начальнигы Наталья Майорова 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу декадасы башлану һәм бүгенге көнгә районда үзәк басмаларга язылуның ничә процент тәшкил итүе турында отчет бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев