Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ришвәтчелеккә каршы төп корал – хәбәрдарлык

Бу атнада, 26 сентябрьдә, районда ММЧның ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү максатында иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлеге темасына багышланган зональ семинар-киңәшмә узды.

Унбер районның массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый советлары, хезмәтләр һәм район бүлекләре вәкилләре алдында "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү сораулары буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе В. Шевчук чыгыш ясады. Социаль сораштырулардан күренгәнчә, республика халкы аеруча ришвәтчел структураларга ЮХИДИны, медицина учреждениеләрен, югары уку йортларын, хәрби комиссариатларны, эчке эшләр бүлеген, теркәү палатасын, прокуратураны, таможняны кертә. Башка докладчыларның чыгышлары да җанлы кызыксыну уятты.
Тулырак мәглүматны "Ютазы таңы" газетаның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев