Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Рөстәм Нуриев Ютазы муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

19 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ютазы район советы утырышында катнашты, аның барышында Рөстәм Нуриев район башлыгы итеп сайланды.

II чакрылыш район советының XXIII утырышы эшендә Республика президенты Аппараты, ТР Министрлар кабинеты вәкилләре һәм башка җитәкчеләр катнашты. Утырышның көн үзәгендә дүрт сорау булды. Шуларның беренчесе - җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев чыгыш ясады. Ул бөтен сайлау участокларында сайлаулар уңышлы узды, хокук бозулар ачыкланмады, дип хәбәр итте. 96,3 процент тавыш җыю нәтиҗәсе белән 6 санлы Яшьләр сайлау округы буенча Рөстәм Нуриев сайланган депутатлар исәбенә керде.
Сүз Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка бирелде. Илдар Шәүкәт улы билгеләп узганча, сайлауларга килүнең мондый зур проценты - районда халык проблемаларын хәл итәргә сәләтле тупланган команда эшләвенә ышанычлы дәлил. "Рөстәм Мидхәт улы үзен принципиаль, җитди җитәкче буларак танытты, - диде Халиков. - Атна саен уздырыла торган видеоконференцияләрдә без райондагы мәсьәләләрнең вакытында хәл ителүен күрәбез". Ул, аның эшчәнлегенә кыскача характеристика биреп, депутатларны тавыш биргән вакытта аның кандидатурасын сайларга чакырды. "Хөрмәтле депутатлар, республика президенты кушуын үтәп, Рөстәм Нуриевны район башлыгы итеп сайларга тәкъдим итәм", - дип тәмамлады сүзен премьер-министр. Моннан тыш, район советының ике депутаты, Нуриевны хуплап, кандидатуралар күрсәтүне туктатырга киңәш иттеләр.
Депутатлар тавыш бирүгә керешкәнгә кадәр, аудитория каршында район башлыгы вазифасына төп кандидат чыгыш ясады. Рөстәм Нуриев үз эшчәнлеген алып барырга планлаштырган юнәлешләрне билгеләп узды - бу мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башкалар. Шул ук көнне район халкы һәм район советы кунаклары якын өч елга район үсешенең төп юнәлешләре белән таныша алды, алар "Ютазы таңы" район газетасында бастырылдылар. "Без нәтиҗәгә эшләдек һәм эшләячәкбез!" - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Нуриев.
Район советының 20 депутаты катнашкан яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә Рөстәм Нуриев бертавыштан район башлыгы вазифасына сайланды. Әлеге хәбәрне зал көчле алкышлар белән каршы алды. Илдар Халиков район башлыгын беренче булып котлап, аның күкрәгенә значок кадап, таныклык һәм чәчәкләр тапшырды.
Муниципаль берәмлек Уставының 37 маддәсе 3 пунктына ярашлы, сайланганнан соң, район башлыгы ант итте. Рөстәм Мидхәт улы депутатларга аны сайлаганнары өчен рәхмәтен белдереп, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков адресларына, сайлауларда аның кандидатурасын хуплаганнары өчен, рәхмәтен җиткерде. "Ютазы районы башлыгы вазифасын мин аның халкы алдында зур җаваплылык буларак кабул итәм, - дип билгеләп узды Нуриев. - Һәм сезнең ышанычны аклар өчен барысын да эшләргә сүз бирәм. Рәхмәт!"
Район советы утырышы ахырында элек Нуриев башкарган район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X