Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Скутер куркыныч булырга мөмкин

Җылы көннәр урнашты. юлларда өлкән яшьтәге кешеләр һәм балаларның күңелләренә шулкадәр хуш килгән чит илдә җитештерелгән мокиклар, скутерлар яңадан хәрәкәт итә башлады.

Мокиклар, скутерлар һәм мопедларның өстенлеге (я киресенчә, кимчелеге) шунда ки, алар белән идарә итүгә махсус рөхсәт таләп ителми. РФның Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, "мопедларга асылмалы двигательле велосипедлар, шундый ук төрдәге мокиклар һәм башка транспорт чаралары, ягъни двигателенең эш күләме 50 куб. сантиметрдан артык булмаган һәм тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артык булмаган траспорт чараларына тиңләштерелә". Әмма мондый тизлектә хәрәкәт иткән вакытта да куркынычсызлыкның гади таләпләрен һәм Россия Юл хәрәкәте кагыйдәләре скутерлар белән идарә итүчеләргә куйган кайбер таләпләрне үтәмәгән очракта, үлем җәрәхәтләрен алырга мөмкин. РФның Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1 пунктына ярашлы, юлда хәрәкәт иткән вакытта мопед белән 16 яшьтән дә кече булмаган затларга идарә итәргә рөхсәт ителгән. Өстәвенә, мондый транспорт чарасы кырый уң полоса буенча бер рәткә мөмкин кадәр уңнан хәрәкәт итәргә тиеш. Юл читеннән бару рөхсәт ителә (РФның Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.2 пункты). Мопед белән идарә итүчегә түбәндәгеләр тыела: рульдән кулларны җибәреп йөрү; пассажирларны йөртү; сулга борылу һәм әлеге юнәлештә хәрәкәт итү өчен бер полосадан артык булган юлга борылу; юл буенча эләктерелмәгән мотошлем белән бару (РФның Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.3 пункты).
Кызганыч, бүген юлларда без башка картина күрәбез. Үсмерләр, хәтта балалар скутерларда кызу хәрәкәтле юлларда куркынычсызлык таләпләрен бөтенләй үтәмичә йөриләр. Ата-аналар балаларына үлем куркынычы белән янаган мондый уенчыкны сатып алганчы, яхшылап уйларга тиешләр. Юл-транспорт вакыйгасы булу очрагында, мокиклар белән идарә итүчеләр авыр җәрәхәтләр ала, еш кына тормышларына үлем яный. Бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен әле яхшылап белми һәм кызу хәрәкәтле юл участогында югалып калырга мөмкин, бу исә күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәк.
Шуны искә төшерәм, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.6 маддәсенә ярашлы, мотошлемсыз яисә эләктерелмәгән шлемда мокик, скутер я мопед белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылу һәм 500 сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев