Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстанда тилчә чыганаклары юк

5 октябрьдә Владимир шәһәрендә уздырылган Башкортстан Республикасы Туймазы районы Үрмәкәй, Ярмөхәммәт һәм Кандра авылларындагы мөгезле эре терлектән һәм мөгезле вак терлектән алынган патматериалда лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә тилчә (ящур) вирусының генетик материалы һәм аңа антитәнчекләр булуы ачыкланган.

Башкортстан территориясендә гадәттән тыш вазгыять режимы кертелде. Әлеге республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан тилчә чыганакларын ликвидацияләү буенча карантин игълан ителә. Моның белән бәйле рәвештә хәзерге вакытта Башкортстан Республикасыннан тилчә вирусын кертүгә юл куймас өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе һәм Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан хайваннарны, ит-сөт продуктларын, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын законсыз күчереп йөртү буенча түбәндәге торак пунктлар чикләрендә 11 контроль-үткәрү посты оештырылган:

- Актаныш районының Тыңламас, Чуракай, Иске Байсар авылында һәм паром кичүендә;

- Азнакай районының Тымытык авылы чигендә;

- Баулы районының М5 - Урал, Уба авыллары чигендә;

- Мөслим районының Баек авылында;

- Ютазы районының Урыссу - Октябрьский трассасында, Алабакүл авылында;

Бөгелмә районының Ростовка авылында.

Моннан тыш, Башкортстан Республикасы белән чиктән муниципаль районнарда республиканың Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор Идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан терлекчелек объектларын, крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, малларның баш санын актуальләштерү һәм тилчәгә бирелүчән хайваннарны, аларның клиник торышын тикшерү, колак биркаларын һәм башка тамгаларны, хайваннарны идентификацияләү һәм аларның туган урыннарын билгеләргә мөмкинлек тудыру максатында йорт саен тикшереп йөрү оештырылды. Республика территориясендә эпизоотик иминлекне саклау һәм тилчә вирусын алып керү һәм таратуга юл куймас өчен республика территориясендә түбәндәгеләрне катгый үтәү мөһим:

- ветеринария документларыннан башка тере хайваннарны сатып алмаска, аеруча Россия Федерациясенең башка регионнарыннан сатып алмау зарур;

- рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында сөт һәм сөт продуктларын, ит һәм ит ризыкларын сатып алмау;

- мал азыгын һәм азык өстәмәләрен ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга ярый;

- тилчә вирусының клиник билгеләре бар дип шикләнелгәндә, кичекмәстән район дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итү мәҗбүри.

Тилчә профилактикасының төп кагыйдәсе булып хайваннада тилчә очраклары теркәлгән барлык торак пунктларда һәм районнарда кешеләрнең эшкәртелмәгән сөтне файдаланулары тыела. Куллану алдыннан сөтне кайнату биш минуттан да ким булырга тиеш түгел. Зарарланган яки күптән түгел авырган сыерларның сөтен файдалану катгый рәвештә тыела.

Авыру яки авыру дип шикләнелгән хайваннарны караганда, шәхси профилактика чараларын үтәү мәҗбүри (перчаткаларда эшләү, авыру хайваннар белән эшләгәннән соң, кулларны дезинфекцияләү һәм башкалар).

Сораулар туганда, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенә 8 (843) 277-65-43, 278-93-53 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмә - (афтоз бизгәк, эпизоотик стоматит) - бу хайваннарда, күпчелек очракта, мөгезле эре терлектә, кәҗәләрдә һәм дуңгызларда була торган, аларның авыз куышлыгының лайлалы тышчасында һәм тояклары янындагы тиреләрендә кечкенә куыклар (афты) барлыкка килү белән характерланган кискен йогышлы авыру. Авыруга аеруча яшь хайваннар бирешүчән, тилчәне алар бик авыр кичерә, хайваннар күпләп үлә. Бу авыру хайваннар арасында эпизоотийлар төрендә киң таралыш алырга мөмкин.

Исегездә тотыгыз:

Тилчә барлыкка килгән очракта, авыру хайваннарны яндырып, инфекция чыганагын юк итәләр. Чыганакта шулай ук яндыру юлы белән калдыклар һәм мал азыгы юк ителә. Араннар һәм мал азыгы улаклары яхшы дезинфекцияләнергә тиеш. Тилчә теркәлгән хуҗалыкка һәм торак пунктка карантин игълан итәләр, дезинфекция уздыралар, сукбай этләрне һәм песиләрне юк итәләр.

Белешмә

Бүген Татарстанда тилчә чыганаклары юк, республика территориясе тулысы белән хайваннар өчен куркыныч вирустан азат. Республика территориясендә уздырылган барлык чаралар авыру чыганагы теркәлгән күрше Башкортстаннан тилчә авыруы керүгә каршы профилактик чара булып тора. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотикага каршы чаралар бүлеге начальнигы Александр Козлов белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев