Террорга каршы вәзгыять бәйрәмнәрдә аеруча уяулык таләп итә
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында террорга каршы комисиия утырышы узды.
Чара эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, хокук саклау хезмәтләре, социаль учреждениеләр һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмгыять тәртибен саклау буенча урынбасары Эдуард Фәйзрахманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Кәрәкәшле авыл җипрлеге башлыгы Гөлнара Хәмидуллина үз ведомстволарына караган территориядә террорга каршы чаралар күрелү турында чыгыш тоттылар.
Утырышта, аеруча алда торган бәйрәм көннәрне истә тотып, террорга каршы вәзгыятькә аеруча уяулык таләп ителүе алшарт итеп куелды. Авыл җирлекләрендә буш торган йортлар, чит кешеләр барлыкка килүе аерым игътибар үзәгендә тотырга тиеш.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев