Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Торак-коммуналь хуҗалык: урыссулыларга эшне судка кадәр җиткермәскә дә була

Күптән түгел Урыссу бистәсендә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләмәве сәбәпләрен ачыклау буенча комиссия эшләде.

Шуны исегезгә төшерәбез, комиссия район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин рәислегендә үтә. Аның составында инфраструктура үсеше һәм социаль яклау бүлекләре, опека һәм попечительек органы белгечләре, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча комиссия секретаре, полиция уполномоченные, суд приставы, юрисконсульт, идарә итү оешмалары җитәкчеләре, район газетасы һәм телевидение журналистлары бар иде. Башта ук шуны билгеләп үтәргә кирәк, кайбер фатирлардагы бурычлылар ишекләрен ачмады, комиссия алар янына яңадан килгән иде. Димәк, элекке визитлар тәэсир итмәгән: кешеләр түләүләрне тормышка ашырырга вәгъдә итәләр, тик сүзләрендә тормыйлар. Моның белән комиссияне тәэсирле чаралар күрергә мәҗбүр итәләр. Ә бит бер нәрсә ачык аңлашыла кебек: бурычлар артуга юл куймаска һәм эшне комиссия һәм суд тикшерүенә җиткермәскә.

"Восток" ТМШ. Ленин урамы буенча 7 йорт 14 фатирда бурыч суммасы 47 мең сумга якынлаша, Ленин урамы буенча 2 йорт 46 санлы фатида - 90 мең сумга. Әгәр беренче фатирда йорт хуҗасы артык мәшгуль булуы аркасында ишек ачмаса (эш урыны буенча фикер йөрткәндә, ул иҗади шәхес), икенче торак хуҗасы коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары үсүен хезмәт хакын тоткарлаулары белән аңлатты. Комиссия Шамкин урамындагы 51 санлы йорт 12нче фатир ишеген дә яңадан шакыды. Аның артында балигъ булмаган балалар да яши. Утыз өч мең сумнан артык күләмдәге бурычны түләргә вәгъдә иттеләр, юкса "Кит" канализация томалау системасы кулланылачак. Моннан тыш, җавапсыз әти-әниләрне балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча комиссия утырышына чакыру турында карар ителде. Урыссу урамы, 24 йорт, 66 фатир, 2 санлы бүлмә адресы буенча шулай ук балигъ булмаган балалар яши. Алмыш мең сумнан артык бурычы өчен фатир электр энергиясеннән һәм газдан өзелгән. Комиссия судка дәгъва гаризасы язарга карар итте. Суд тикшерүе Урыссудагы 22а йортның 14 фатирында яшәүчеләрне дә көтә. Фатирда биш кеше пропискада, шул исәптән балигълык яшенә җитмәгән балалар да. 78 мең сум күләмендә бурычлары булган әҗәтлеләр ишекләрен ачмады. Торак хуҗасын комиссия утырышына чакырырга һәм судка дәгъва гаризасы язарга карар ителде.

"Идарә итү компаниясе" ҖЧҖ. Әлеге идарә оешмасы йортларындагы кайбер яшәүчеләр шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне инкяр итәләр. Әйтик, Яшьләр тыкырыгындагы 1 санлы йортта, 3 фатирда яшәүчеләр бурычларын 15 июльгә кадәр түләргә вәгъдә итте. Юкса аларны токтан өзәчәкләр. Шул ук йорттагы 27 санлы фатирда яшәүченең бурычы - 10 мең сумнан артык. Ишекләрен ачмадылар. Биредә дә хуҗаны электр энергиясен өзү һәм суд тикшерүе көтә. Шундый ук карар коммуналь хезмәтләр өчен 20 мең сумнан артык бурыч җыйган Пушкин урамы, 50-1 адресы буенча яшәүчене көтә. Пушкин урамы, 85-3 адресы буенча фатир иясенең бурычы 24 мең сумнан артып киткән: биредә дә бурычлыларга тәэсир итү чарасы булып электрдан өзү, суд тикшерүе, шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү һәм опека органы комиссияләренә чакыру тора. Урыссу урамы, 30-12 адресы буенча яшәгән беркайда да эшләмәүченең бурычы 17 мең сум тәшкил итә, Урыссу урамы, 19-38 адресы буенча яшәүченең - 15 мең, Горький урамы, 1-30 адресы буенча - 10 мең, Мияссәров урамы, 50-1 адресы буенча 47 мең сум бурычлы хуҗалар яши.

"Маяк" ТМШ. Электр энергиясен өзү Тукай урамы, 19-16 адресы буенча яшәүчеләргә яный (16 мең сум бурычларын алар 10 июньгә кадәр түләргә вәгъдә бирде), Муса Җәлил урамы, 8-4 адресы буенча яшәүчеләр 11 мең сум күләмендә бурычлы (фатир аны алып торучыларга тапшырылган, торакның үлгән хуҗасының улы башка адрес буенча пропискада), Куйбышев урамы, 19-19 адресы буенча яшәүченең бурычы - 14 мең сум.

Сүз уңаеннан. Ишекләрен комиссия әгъзаларына ачмаучылар, күргән кешеләр мәгълүматы буенча, алар киткәч тә ишек ачканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев