Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Төзелеш мәйданчыкларында тәртип булырга тиеш

Муниципаль берәмлекләрдә хезмәтне саклауны, эш сыйфатын, төзелеш һәм хезмәт закончалыгы үтәлешен контрольдә тотуны тормышка ашырырга тиеш булган эшче төркемнәр оештыру мөһим.

Әлеге тәкъдим үткән шимбәдә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә яңгырады. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан республиканың төзелеш мәйданчыкларын тикшерү кайбер кагыйдә бозуларны ачыклады, алар нәтиҗәсендә административ хокук бозган өчен 2 миллион сумнан артык штраф салынган. Сүз кышкы чорда объектларны эксплуатациягә тапшыруның минимумга җиткерелү мөһимлеге турында да барды. Тулаем алганда, диелде киңәшмәдә, төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыру, шул исәптән, июньгә, социаль ипотека һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту күрсәткечләре начар түгел.

Киңәшмә барышында Чернобыль АЭСындагы авариядән арындыруда катнашучыларны торак белән тәэмин итү соравы күтәрелде. Беренче тапкыр, диелде киңәшмәдә, әлеге категориядәге гражданнар өчен ТР Төзелеш министрлыгы өстәмә акча - 368 миллион сум бүлеп биргән. Шуңа күрә муниципалитетларның Төзелеш министрлыгына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар категориясенә эләгүчеләр исемлеге белән заявкалар тапшырулары таләп ителә. Шулай ук киңәшмәдә аварияле торакны финанслау темасы тикшерелде. Аерым алганда, муниципаль берәмлекләр игътибары тузган торак буенча мәгълүмат бирү мөһимлегенә юнәлтелде.

Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне тикшереп, район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев тиешле хезмәтләрне Урыссу бистәсенең Пушкин урамында урнашкан гаражлар массивы буенча сорауны җентекләп өйрәнергә чакырды. Әгәр дә төзелешкә рөхсәт булмаса, тиешле карар кабул итү мәҗбүри, дип сүзен тәмамлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев