Урыссу китапханәсендә Лермонтов шигърияте көне
Үзәк балалар китапханәсе рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» VI төбәкара акциясендә катнашты. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Мятежный парус Лермонтова » китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапханәдә булган әдәбият, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде.
Акциядә укучылар да катнашты. «Утес», «Белеет парус одинокий», «Осень», «Горные вершины», «Весна» һ.б. танылган шигырьләрен укучылар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп укыдылар. Шагыйрь турында бик озак сөйләргә була: чөнки бу шәхес күпкырлы һәм ачык. Китапханәдә Лермонтов укулары бик файдалы, ә иң мөһиме-катнашучылар бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның әдәби мирасын тагы бер кат искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев