Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Урыссу йортларына ремонт кирәк

Җирле депутатлар белән бара торган очрашуларда халык үзен борчый торган сорауларны уртага салып сөйләшә Район үзәгенең Пушкин урамындагы ике катлы иске йортларда яшәүчеләр беравыздан диярлек үз торакларының капиталь ремонтка мохтаҗ булуын хәбәр итте. Мисал өчен 42, 85 һәм 87 санлы йортларда яшәүче кешеләр үз фатирларында бик салкын булуын әйтте.

- Республика программасы буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен районга барлыгы елына 19 милллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Киләсе елдан башлап капремонт өчен карала торган акчаларны без фасадларны җылытуга сарыф итүне максат итеп куябыз. Әмма бүгенге көндә “салкын” йортлар бик күп. Барсын берьюлы җылыту мөмкин түгел. Шуңа күрә эшне торак йортларны тепловизор белән тикшерүдән башлаячакбыз һәм шуның нәтиҗәсендә иң беренче чиратта капремонт таләп ителгән йортларны сайлап алуны халык депутатлары башкарачак. Әмма шуны мин зур җаваплылык белән әйтәм: акчалар гадел бүленәчәк, - дип тагын бер кат аңлатты Аяз Шафигуллин

1951 елдан алып Пушкин урамындагы 87 санлы йортта яшәүчеләр күршедә генә урнашкан Урыссуның 2 санлы мәктәп ишек алдында үсеп утырган күпьеллык карт агачлар йортка зур зыян китерә дип борчылды. Әлеге мәсьәләне кичекмәстән чишү “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалдиновка йөкләнде.

Әлеге йортта яшәүчеләр тагын бер күтәргән җитди сорау – ул сарайлар. Бу сорауны чишүне дә яшәүчеләрнең кулында булган законга ярашлы документлар нигезендә хәл итәргә вәгъдә ителде.

Милекчеләр үз йортларындагы тышкы газ торбаларын буяу, ишек алдына эскәмияләр кую мөмкинлеге белән кызыксынды.

Пушкин урамындагы 48 һәм 50 санлы йортларда гомер итүчеләрнең төп сораулары, шулай ук, фасадларын җылыту белән бәйле булды. Алар, шулай ук, йорт нигезләре түбән булу сәбәпле, подъездларга яңгыр сулары үтеп керүен хәбәр итте.

Биредә ишек алларын төзекләндерү таләп ителгән кебек, озак елллар дәвамында ташландык хәлгә җиткән сарайларны сүтүгә каршы чыкты яшәүчеләр.

- Сарайларны сүтү – минем шәхси көйсезлегем түгел. Хәзерге заманда законлы рәвештә теркәү узмаган һәм аларга хокукны билгеләүче документлар булмаган объектларны без саклап калырга хаклы түгел. Сарайларның бүген шаккатмалы ташландык хәлдә булганнары бик күп. Алар янгын чыгу куркынычы тудыра, үсмерләр өчен җыелу урынына әверелде, аларның тузган түбәләреннән балалар егылып төшеп имгәнмәс дип кем гарантия бирә ала? - дип сорауга сорау белән мөрәҗәгать итте Аяз Әдип улы милекчеләргә һәм тагын бер кат гамәлдә булган закон буенча әлеге сорауны хәл итәргә ышандырды.

Милекчеләр торак-коммуналь уңайлыкларның, асылда, каты көнкүреш калдыклары, су һәм канализация чыгымнары артык кыйммәт булуына да зарланды.

Пушкин урамындагы 40 санлы йорт милекчеләре, үз ишек алларында транспорт хәрәкәтенең көчле булуын исәпкә алып, ясалма тигезсезлек ясау һәм Пушкин урамында да эскәмияләр урнаштыру үтенече белән чыкты. Очрашу ахырында алар үзәк базарның капиталь ремонтлануын уңай бәя бирде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев