Урыссуда беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы узды
Кичә балалар иҗат үзәге базасында ата-аналар җыелышы булып узды.
Җыелышта иминлек, хокук бозуларны профилактикалау, укучыларның сәламәтлеге, 2019 нчы елга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук, икенче яртыеллыкка чаралар планы белән таныштылар.
Тәмәке тартуны (снюс) профилактикалау, төрле характердагы бәйлелек мәсьәләләре белән Урыссу үзәк район хастаханәсе табибы Зөфәр Хәбибуллин чыгыш ясады.
Чара ахырында мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев