Урыссуның матур ишек алды
Ленин урамындагы 16 санлы күп фатирлы йорт алды территориясен беренче ел гына бизәмиләр.
Юк, монда алагаем акча түгеп алган бренд товарларга юлыкмыйсың. Биредә инде бер генә буын уйнап үсмәгән машина көпчәкләреннән ясалган төрле формалар урын алган. Кулы эш белгән кешеләргә хәзер судан бушаган пластмас шешәләр дә ярдәмгә килә. Алар гомумән универсаль әйбер. Бу йортта яшәүче кешеләр дә, шул шешәләрне кулланып, пальма да, елланар да ясаган, әлеге почмакның үз кояшы да бар хәтта. Егерме литр су сыешлы бутыльларны да эшкә җиккәннәр – аларга әкият дөньясыннан төрле сурәтләр төшереп, күңелле элементлар тудырганнар. Кечкенә өй, бүрәнәләрдән өеп менгерелгән кое – болары инде, һичшиксез, кулына балта тота белүче ир-атлар хезмәтен таләп иткән. Тирә-яктагы стеналар да буш калмаган – аларның дельфинннар сурәте, мозайкалар белән бизәлүе әлеге йортта матур күңелле, иҗади кешеләр яшәве турында сөйли. Шунысы мөһим, алар аны бергәләп саклый да. Әлеге ишек алды аша техникада үтеп йөрмәле булмавы да матурлыкны саклауда ярдәм итә. Чын тыюлык!
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев