Вируска каршы торырга мөмкинме?
Вакцина ярдәмендә йогышлы авыруларны кисәтү турында Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Наилә Хөснетдинова белән әңгәмә.
- Наилә Шамесовна, һәр кеше үз гомерендә сезонлы грипп белән бер тапкыр булса да авыргандыр, мөгаен. Шуңа күрә, көз җитү сәбәпле, укучыларыбызга әлеге авыруга ничек каршы торырга кирәклеген искәртү артык булмас.
- Каршы тору алымнары бар һәм алар һәркемгә яхшы таныш. Мәсьәлә шунда, бу белемнәрне кеше тормышта кулланмый. Искә төшерик, грипп һәм кискен распиратор вируслы йогышлы авырулар – ул югары сулыш юллары авырулары, алар төрле вируслар аркасында килеп чыга һәм кешедән кешегә һава аша тарала. Инфекция авыру кеше белән бер бүлмәдә булганда яки аның белән аралашканда йога. Еш кына кешеләр әлеге чир белән җәмәгать транспортында яки халык күп җыелган башка урыннарда зарарлана. Грипп аралашканда, йөткергәндә, төчкергәндә тарала. Шулай ук сөлге, савыт-саба аша да күчәргә мөмкин...
Чирнең башлангыч чоры берничә сәгатьтән өч көнгә кадәр дәвам итә. Авыру тән температурасы күтәрелү, мускул һәм буыннар сызлавы, баш һәм тамак авырту, томау белән башлана…
Еш кына бу чир белән төрле вирусларга иммунитетлары әле ныгып җитмәгән балалар авырый. Шулай ук хроник сулыш органнары, шул исәптән бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары, бөер авырулары белән чирләүчеләр, матдәләр алмашы бозылган кешеләр (шикәр диабеты, симерү), ВИЧ-инфекция белән авыручылар вируслы чирләрне еш йоктыра.
- Грипп килә дә китә, бәлки ул шулкадәр үк куркыныч та түгелдер?
- Грипп баш миендә, үпкәдә һәм йөрәктә җитди өзлегүләр китереп чыгаруы белән куркыныч. Грипп авыр төрдә узганда, үлем очрагы белән дә тәмамланырга мөмкин. Бу аеруча үз белдегең белән дәваланганда һәм медицина ярдәме сорап соң мөрәҗәгать иткәндә була.
- Вируска ничек каршы торырга соң?
- Әгәр кеше үз организмын распиратор инфекцияләрдән саклау өчен махсус кисәтү чараларын, ягъни вакцинацияне башка төр чаралар белән берләштерсә, саклану дәрәҗәсе күпкә югарырак булачак. Мәсәлән, кеше күп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә, авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашуны чикләргә, кулны даими рәвештә һәм җентекләп сабын белән юарга, борын һәм тамакны чайкап торырга, бигрәк тә урамнан кергәч. Шулай ук бүлмәне даими җилләтү, дымлы җыештыру һәм һаваны дымландыру да мөһим. Әлбәттә, туклануны күзәтү зарур. Күбрәк С витамины кергән ризыкларны (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон һәм башкаларны) кулланырга кирәк. Табиб киңәше буенча иммунитетны ныгытучы дарулар кабул итү мөһим. Әгәр чирле кеше белән аралашырга туры килгән икән, вируска каршы даруны вакытында куллану кирәк. Әмма табиб белән киңәшләшкәннән соң гына! Сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт йокы, тиешенчә туклану, җиңелчә күнегүләр һәм спорт – болар вируслы гына түгел, ә башка авырулар белән дә көрәшү чарасы.
- Ә сез прививкаларга ышанасызмы?
- Әлбәттә. Ышанам һәм тәкъдим итәм. Прививка - грипп авыруына каршы иң нәтиҗәле чара. Асылда прививка кешене грипптан гына түгел, бәлки башка өзлегүләрдән дә саклый. Вакцинация көз көне, эпидемия башланганчы ясала. Грипптан ышанычлы саклану өчен прививкадан соң уртача 2-3 атна, ә организмнары көчсезләнгән кешеләргә ай ярымга кадәр вакыт кирәк. Шуны билгеләп узу мөһим, гриппка каршы заманча вакциналар нәтиҗәле һәм аларның куркынычы аз. Әлеге вакциналарны өч яшьтән башлап балаларга да, өлкәннәргә дә ясыйлар.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев