Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яңа уку елын - яңартылган биналарда

Мәгариф учреждениеләрендә ремонт тулы көчкә бара.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов җитәкчелегендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә район мәгариф бүлеге башлыгы С. Абрамов районның мәгариф учреждениеләрендә бара торган капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре белән таныштырды. Урыссу гимназиясендә һәм Урыссу 1нче санлы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре тулы көченә бара, дөрес планнан артка калулар бар, ләкин 1нче сентябрьга эшләр төгәлләнер, дип белдерде мәгариф бүлеге җитәкчесе. Шулай ук Подгорный балалар бакчасы түбәсен алыштыру эше башланган. Ә Кәрәкәшле мәктәбендә бинаның түбәсен алмаштыру белән бергә, мәктәп бинасына балалар бакчасын күчерү планлаштырыла. Яңа уку елына башка мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да кайбер эшләр башкарылыр дип көтелә. Проблемалар да юк түгел, бүгенге көндә Бәйрәкә мәктәбенең мастерской кабинетын тулысы белән ремонтларга акча кирәк. А. Подовалов әлеге эшне контрольдә тоту зарурлыгын ассызыклады.
Киңәшмә барышында, шулай ук, беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Л. Мөхәмәтҗанова беренче яртыеллыкка гражданнардан килгән сораулар буенча анализ ясады. Беренче ярты елга барлыгы 303 язмача һәм телдән сораулар кабул ителгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда азрак. Иң күп сораулар район үзә-геннән һәм Ютазы авылыннан, ә иң азы Акбаш һәм Бәйрәкә авылларыннан. Үткән ярты елда торак мәсьәләсе сораулары беренче урында торса, бу яртыеллыкта өченче урынга күчкән. Беренче урында - коммуналь-көнкүреш, икенче урында - социаль яклау сораулары.
Моннан тыш киңәшмәдә районны һәм бистәне төзекләндерү сораулары каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев