Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яңгыр канализацияләре юдырылды

Яңгыр сулары хәзер район үзәгендә җыелып тормаячак. Күптән түгел Казаннан килгән подряд оешмасы яңгыр канализацияләрен юу буенча барлык эшләрне башкарды.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев җитәкчелегендә атна саен утырышлар залында уздырылган киңәшмәдә социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев 2012 елның беренче ярты еллыгына социаль яклау чаралары турында мәгълүмат бирде.
Социаль яклау бүлеге начальнигы сүзләре буенча, алты ай эчендә алар хезмәтенә гражданнардан 7122 мөрәҗәгать кергән. Әлеге чорда 35 кеше Баулы шәхәренең "Березка" үзәгендә тернәкләнү узган, 14 инвалид - Әлмәт шәһәренең "Ветеран" тернәкләндерү үзәгендә һәм җиде кеше Актүбә бистәсенең "Ак Чишмә" үзәгендә дәваланганнар. Тагын социаль яклау бүлеге тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтелә: алты пенсионерга шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән. Социаль яклау бүлегенең "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге аерым гаиләнең һәм аерым кешенең социаль хәлен нормальләштерүгә һәм тотрыкландыруга юнәлтелгән хезмәтләр комплексын тәкъдим итә. Беренче ярты еллык дәвамында 218 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Әлеге хезмәттә "Сәламәт" сәламәтләндерү үзәкләрендә пенсионерлар сайлап алына һәм җибәрелә, отчет чорында анда үз сәламәтлекләрен 138 пенсионер ныгыткан. Моннан тыш, социаль яклау бүлеге даими рәвештә хәйрия акцияләре үткәрә. Мәсәлән, "Мөмкин булганча, ярдәм күрсәтик" акциясендә аз тәэмин ителгән гаиләләргә уенчыклар, кием-салым, җиһаз, савыт-саба һәм башкалар белән ярдәм күрсәтелгән. Традицион рәвештә мәгариф бүлеге белән бергә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үткәрелгән чарада быел 87 беренче сыйныф укучысына һәм 233 икенче һәм унберенче сыйныф укучыларына булышу планлаштырыла.
Киңәшмә барышында Казаннан подряд оешмасының Урыссу бистәсендәге эше билгеләнеп үтте. Узган атнада барлык яңгыр канализацияләре юылган. Шуны исегезгә төшерәбез, район җитәкчелегенең бурычы - 2014 елга кадәр барлык яңгыр канализацияләрен юдыру һәм арадагы коеларны чистарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X