Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Йорт һәр хатын-кыз өчен җылы учак булырга тиеш 

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район хатын-кызлар советы район җитәкчелеге ярдәме белән мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова, балалар иҗат үзәге директоры Раилә Гыйззәтуллина һәм башкалар катнашты. Чарада катнашучылар сораулар буенча фикер алышуга күчкәнче, балаларның әниләре белән башкарган уртак эшләре - җете һәм якты төсле, чәчәкле рәсемнәре белән танышты, ә бер бала хәтта әнисенә искиткеч торт пешерергә дә ярдәм иткән. Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова түгәрәк өстәлдә катнашучыларны үзара таныштырды. Әлеге гаҗәеп балаларның әниләре, һичшиксез, гүзәл һәм нәзберек, күңелләре йомшак, ләкин шу лук вакытта көчле рухка ия.

-Без монда мәсьәләләрне район җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл итәр өчен җыелдык, чөнки бүген безнең арада – район башкарма комитеты җитәкчесе, - дип билгеләп үтте Наилә Хөснетдинова. - Без, хатын-кызлар, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш.

Чәй табыны артында узган сөйләшү дусларча һәм нәтиҗәле булды. Әлеге әниләрнең күбесе балаларын тәрбияләү белән генә чикләнми, ә актив яшәү рәвеше дә алып бара, төрле тармакларда эшли, шул рәвешле үз җилкәләренә икеләтә җаваплылык ала. Җыелучылар алдында чыгыш ясаган Иске Урыссу авыл җирлеге хатын-кызлар советы рәисе Зира Кашапова пилот проектын - алдагы уртак эшчәнлекне оештыру планын тәкъдим итте.

- Минем дә мөмкинлеге чикле балам бар. Үземнең тормыш тәҗрибәмнән, күңел газапларыннан чыгып, сезнең белән аралашам. - дип ассызыклады ул үзенең мөрәҗәгатендә. – Безнең тормышыбыз бала карауны гына түгел, ә үз өстебездә эшләү, үз карашларыбызда, балага һәм дөньяга мөнәсәбәтебез буенча да көндәлек хезмәт таләп итә. Еш кына мондый бала тәрбияләүче гаиләләрнең тормышы алда торган киртәләрне җиңеп бару белән тасвирлана. Шатланырга ярамый, чөнки бездә бәхетсезлек. Болай уйларга ярамый, үзгәртеп булмый торган һәр нәрсәне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Әгәр бала ата-ана өчен тормышның бердәнбер мәгънәсе икән, бу шатлык китерә аламы икән. Безнең алда ике юл – бәхетле булып яшәү яки газаплану. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: бәхетле булу һәм яшәү... юк, җиңел түгел, ләкин алдагы көнгә өмет белән яшәү кирәк.

Чарада хатын-кызлар хәл итүне таләп итә торган бурычлар турында да сөйләде. Мәсәлән, социаль челтәрдә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар клубы оештырырга мөмкин. Биредә алар, чыннан да, мөһим мәсьәләләрне күтәрә, әниләрнең теләкләрен өйрәнә, балаларны туган көне белән котлый, осталык дәресләре үткәрә, бәйрәмнәргә җыела ала. Әниләр район башкарма комитеты җитәкчесенең игътибарын белгечләр тарафыннан юридик ярдәм күрсәтү, мондый балаларга бу юнәлештә эш тәҗрибәсе булган йөзү буенча тренер беркетү мөмкинлегенә юнәлттеләр. Моннан тыш, театр түгәрәге булдыруның максатка ярашлы булуы турында да ассызыкланды, чөнки спектакльләрдә катнашканда баланың үз-үзенә ышанычы арта, ул үзенең тар дөньясыннан чыга. Балалар иҗат үзәге директоры аларның учреждениесендә төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшчәнлеге турында сөйләде. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче әниләргә хастаханәдә медицина тикшерүен узуда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе һәм башка хезмәт вәкилләре әниләрнең теләкләрен күз уңына алды һәм аларның хәл ителә торган мәсьәләләр булуын билгеләп үтте.

Ахырда барысы да уртак фикергә килде: йорт һәр хатын-кыз өчен җылы учак булырга тиеш. Әлеге сүзләр әниләргә бик тә туры килә. Очрашу ахырында хатын-кызларга бүләк ителгән чәчәкләр аларның йөзләреннән арыганлык һәм дулкынлану хисен юып төшерде һәм ихлас елмаю тудырды.

Белешмә. Районда мөмкинлекләре чикле 70 бала бар, шуларның 21е – психиатриядә, 16сы - ДЦП белән, алар арасында бик авыр, урында ятучы балалар да бар. Калганнары - күрү һәм ишетү ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев