Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Юлда йөрсәң – бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел

Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә "Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын булдыру" дип аталган республика профилактик чаралары үткәрелә.

Айлык кысаларында Каразирек мәктәбендә укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү сәгатьләре, дәрес-викториналар, файдалы әңгәмәләр, юл йөрү билгеләрен өйрәнү кебек чаралар узды.
Каразирек урта мәктәбе укучылары өчен иң файдалысы - мәктәптә юл йөрү куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуда "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" ДУның Баулы филиалы начальнигы Р. Игънатьева, районның ЮХИДИ инспекторы Т. Кәримов, Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Г. Котдусова катнаштылар.
Чакырылган кунаклар республикада юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше, алар нәтиҗәсендә килеп туган күңелсезлекләр турында сөйләделәр, фактларны слайдлар белән дәлилләп, укучыларның белемнәрен ныгыттылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Югарыда әйтелгән декада Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы игълан иткән "Автобус" операциясе белән бер вакытка туры килде. Бәйрәкәтамак, Көрәш-Бүләк, Яңа Каразирек авылларыннан укучыларның мәктәп автобуслары белән йөргәнен исәпкә алып, шушы төр транспортта сак йөрү кирәклеге искәртелде. Бу очрашудан шул аңлашылды: ЮХИДИ вәкилләре белән аралашу - файдалы һәм кирәкле чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев