Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Юллар җитди контрольгә алынган

Соңгы атнада район территориясендә ике юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда ике кешенең гомере өзелде.

Моның белән бәйле рәвештә, районның ЮХИДИ бүлеге хезмәтен көчәйтелгән режимда алып баруга күчә. Бөтен торак пуктлар да контрольгә алыначак. Урыссу бистәсенә һәм зур авылларга җитди игътибар биреләчәк. Автоинспекция хезмәткәрләре гражданнарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә, машина йөртүчеләрне тизлек режимын бозмаска, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итмәскә, куркынычсызлык каешларыннан файдаланырга һәм башка кагыйдәләрне үтәргә чакыра. Районда шулай ук балалар травматизмы үсеше күзәтелә, шуның белән бәйле рәвештә, балигъ булмаган юл хәрәкәте катнашучылары, аеруча скутерлар һәм велосипедлар белән идарә итүчеләр көчле контроль астында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев