Ютазы районы авылларында торак төзеләчәк
Дүшәмбе иртәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин рәислегендә узган планеркада районның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы берничә мөһим сорау тикшерелде.
Шуларның берсе – “Төзекләндерү” предприятиесенә Урыссу тимер юл микрорайонында урамнарны төнге вакытта яктырту белән килеп туган проблеманы оператив рәвештә чишү, шулай ук юллар һәм тротуарларны тәртиптә тоту бурычы бирелде.
2019 елның көзге призыв кампаниясендә Ютазы районыннан 26 ир-егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш булса, бу план үтәлгән. Шул ук вакытта билгеле сәбәпләр аркасында республика буенча планны үтәүдә барлыкка килгән проблемалар аркасында безнең районга өстәмә йөкләмә – тагын ике кешене солдатка озату бурыч итеп куелган.
Киңәшмәдә 2020 елда гамәлгә керәчәк авылда яшәүче яшь гаиләләргә ташламалы ипотека буенча авыл җирлегендә торак юнәтү хокукын бирүче республика программасы нигезендә исемлек төзи башлау мөһимлеге ассызыкланды. Моннан тыш, район авыл хуҗалыгы коллективларында хезмәт куючы белгечләргә торак төзү программасында да катнашу хокукына ия булган.
2019 елда башкарылган эш күләме турында отчет белән чыккан Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәламовка киләсе елга планлаштырылган төзекләндеү чаралары турында тагын бер кат ныклап уйларга тәкъдим иткән Аяз Шафигуллин, әлеге муниципаль берәмлек башлыгы игътибарын үз территориясендә урнашкан фермер хуҗалыклары белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту мөһимлегенә җәлеп итте.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев