Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Актуаль

Ютазы районы җырчылары республика сәхнәләрен яулый “Сердәш”

халык фольклор ансамбле солистлары Наил Зиазиев һәм Зөлфия Рәхмәтуллина Яр Чаллы шәһәрендә клуб формированиеләре арасында узган “Идел буе – иҗат территориясе” ачык төбәк фестиваль-бәйгесенең сайлап алу турында чыгыш тоткан.

Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре концертмейстер Азат Имаевка кушылып җырлаган безнең район артистлары чыгышының тагын да аһәңлерәк яңгыравында һич шик юк. Ә моңа кадәр “Сердәш” иҗат коллективы тулы составта шушы ук фестиваль-бәйгенең “Вакаль ансамбльләре” номинациясендә катнышып кайтты.

Район артистлары Чулпан Зәйдуллина һәм Зөлфия Рәхмәтуллина, шулай ук, Казанда узган “Весенние проталины” II Вокаль-хор һәм традицион-инструменталь башкаруындагы халыкара бәйгедә дә үз талантларын күрсәтте. Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Наилә Бадыкшинага кушылып җырлаган Зөлфия Рәхмәтуллина “Халык вокал-соло” номинациясендә III дәрәҗә лауреат булса, яшь җырчыбыз Чулпан Зәйдуллина “Академик вокал. Соло” номинацияендә II дәрәҗә лауреаты булган.

Ильмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев