Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында төзекләндерү эпохасы дәвам итә

Агымдагы атнада район халкы һәм хезмәт коллективлары белән җыеннар башланды һәм аларның беренчесе Урыссу бистәсенең Горький урамында яшәүчеләре белән узды.

- Сезнең белән очрашуның төп максаты – агымдагы елда муниципалитет тарафыннан нинди эшләр башкарылуы һәм киләчәктә без нинди эшләр көтүе турында сөйләшү һәм яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен ишетү, - дип сүз алды район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов чыгышыннан билгеле булганча, 2020 елда төзекләндерелгән участоклар саны тагын да артачак.

- Үзара салым акчасы хисабына җиде объектта эш алып бару күздә тотыла. Алар арасында – Урыссу урамында урнашкан “Олимп” спорт комплексыннан алып “Урыссу” сәнәгать мәйданчыгына кадәр тротуар салу. Шул рәвешле без тиздән үз ишекләрен ачачак “Светофор” сәүдә комплексына баручы җәяүлеләр өчен тигез һәм уңайлы юл булдырачакбыз. Быел Славян тыкрыгында республика программасы буенча тергезелгән универсаль спорт мәйданчыгы Урыссу урамы яклатып килә торган тротуар белән тоташтырылачак. Чкалов урамында яшәүчеләрнең гозерен истә тотып, чиркәү һәм биш катлы йортлар яклатып һәм Муса Җәлил-Пушкин урамнары кисешкән урыннан алып “Фәнис” мәдрәсәсенә кадәр тротуарлар салыначак. Солнечный микрорайонында да төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез һәм, шулай ук, хезмәт коллективлары белән узган очрашуларда халык күтәреп чыккан сорау буенча Көнчыгыш урамының уң ягыннан Фәнис Кәримов урамы, сул ягыннан Камал урамы юл чатына кадәр тротуар төзеләчәк. Жуков урамыннан алып ЮХИДИ бинасына кадәр сул яклатып яңа тротуар калкып чыгачак, - дип сөйләде Равил Әнвәр улы.

Респубиканың капиталь ремонт программасы да үз эшен дәвам итәчәк һәм аның кысасында 2020 елда күп фатирлы 10 йорт капиталь ремонтланачак. Шуларның сигезе – шифер түбәле торак йортлар. Алар – Шамкин урамы, 48, Куйбышев урамы, 5,19, Пушкин урамы, 50, Ленин урамы, 3, 5 ,6, 9 санлы йортлар. Моннан тыш, Ленин урамы, 2 һәм Урыссу урамы, 51 санлы йортларның фасадлары җылытылачак. 

Ютазы районы халкын тагын нинди үзгәрешләр көтә? Бу хакта тулы язма белән газета битләрендә укырга мөмкин.

Ильмира ГАЛИЕВА                                      

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев