Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Ютазы районының асрамага бала алган гаиләләре өчен файдалы семинар

Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәге базасында асрамага бала алган гаиләләр өчен Бөгелмә шәһәренең ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм күрсәтү, алмаштыручы гаиләләрне хәзерләү һәм аларны озата бару үзәге белгечләре тәрбиягә бала алган әти-әниләр белән үсмерләр еш дучар була торган депрессияне кисәтү һәм аларның үз-үзенә кул салуын булдырмый калу темасына тирән эчтәлекле семинар уздырды.

Психологлар өлкәннәрне үсмер балада күзәтелә торган депрессияне үзлегеннән үтә торган тормыш этабы итеп карамаска киңәш итте. Әгәр бу явыз “хискә” каршы үз вакытында чара күрә башламасаң, ул авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр алмаштыручы гаилә әгъзаларын тәрбиягә алган балаларына карата игътибарны һәм мәхәббәтне кызганмаска киңәш итте. “Болай да язмышның авыр сынавына дучар булган сабый үз янәшәсендә аны тыңларга, аңларга һәм ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер булган өлкән кеше булуын тойганда гына тормышындагы авырлыкларны җиңеп чыгачак”, - дип чыгыш тотты алар. Ахырда үзәк психологлары шәхси кабул итү вакытында гаиләдә килеп туган четрекле сорауларны чишүдә ярдәм күрсәтте.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев