Ютазы районында язгы ташуга әзерлек бара
Күптән түгел үткәрелгән видеоконференциядә сүз ташуның актив фазасы башлангач, су басуларга юл куймау зарурлыгы турында барды.
Муниципалитетларның ташуга хәзерлеге тиешле дәрәҗәдә, куркынычсызлыкны киметү һәм гадәттән тыш вазгыятьләргә җавап бирү буенча 54 учениедән 32 өйрәнү үткәрелгән. Республика буенча 1125 гидротехник корылма исәпләнә, аларның күбесе ел саен ремонтлана. Конференциядә шулай ук сүз урыннарда сулыкларга игътибарны арттыру турында барды. Балык тотарга яратучылар, балалар шуны белергә тиеш: әгәр дә сулыкларда боз калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк икән, закончалык белән бозга чыгу тыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев