Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Ютазылылар кыйммәтле һәйкәлне саклап кала алырлармы?

Табигатьнең саф яшеллеккә күмелгән май аенда район мәктәпләренең биология һәм география укытучылары аеруча саклана торган табигать һәйкәле - Урдалы-Тауда семинар үткәрделәр.

"Аеруча саклана торган табигать һәйкәле - Урдалы-Тау" гыйбарәсе генә дә әлеге кешеләрнең нәкъ менә бу урында очрашуларының сәбәбен ачып салырга сәләтле. Акбаш авылыннан ерак урнашмаган һәм ике гектардан артык мәйдан биләүче табигатьнең әлеге кыйммәтле участогын 1968 елда Казан университетының профессор Марков җитәкчелегендәге геоботаник экспедициясе ачыклый. Ул 1970 елда профессор Попов тарафыннан тикшерелә. Урдалы-Тауның төп үзенчәлеге шунда ки, биредә үсүче күпчелек үсемлекләрнең Татарстанның гына түгел, хәтта Россиянең Кызыл китабына кертелүенә хезмәттәшләренең игътибарын җәлеп итеп, Акбаш мәктәбе биология укытучысы Җәүдәт Вәлиәхмәтов, тауның һәр квадрат метр мәйданында сирәк очрый торган үсемлекләрнең 16 төренә кадәр үсүен билгеләп үтте. Укытучылар кылган, алтын җитен, нәүрүз чәчәге белән якыннан таныштылар, аларның хикмәтләре турында фикер алыштылар.

Бүген Вәлиәхмәтовны Урдалы-Тауның ярлылана баруы, антропоген процесслар - агрочаралар, маллар көтү, печән чабу, нефтьчеләр эшчәнлеге аркасында үсемлекләрнең зыян күрүе нык борчый. Аеруча саклана торган табигать һәйкәлен чын мәгънәсендә саклау, аның экологик мохитен югалтмау максатында, аның сүзләренә караганда, тискәре йогынты ясаучы хезмәтләр дә кисәтелгән. Озак еллар дәвамында балаларга туган җир табигатенә мәхәббәт тәрбияләүне дәреслек материалына гына таянып түгел, үз эшчәнлеген укучыларны, экологик сукмаклар буйлап йөртеп, табигать билгеләренә карап, тирә-юньдә ориентация тотарга, җирнең өске йөзен - таулар, куышлыклар, калкулыклар, чокырларның, шулай ук су, туфрак, үсемлек, хайваннар дөньясы торышын урында өйрәтүгә корган укытучының ни өчен чаң сугуы аңлашыла. Моннан 46 ел элек ачылган кыйммәтле тау бите, үз кыйммәтен югалтмыйча, киләчәк буыннарга барып җитәрме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев