Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Ютазылылар изге Болгар җирендә

Ютазы районы делегациясе “Изге Болгар җыены” форумында катнашты. «Болгар җыены» фестивале быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны каршылау кысаларында узды.

Чарада Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Рәсәй Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Рәсәй мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Рәсәй мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Альбир хәзрәт Крганов, Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Эмирали Аблаев, Чечня Республикасы Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Супьян Корбанов, шулай ук Бөтенрәсәй татар дин әһелләре форумы делегатлары, фәнни һәм мәдәни оешма вәкилләре, районнарның иҗтимагый оешма башлыклары һәм вәкилләре, башка кунаклар катнашты.

Чыгыш ясаучы башка төбәк һәм республикаларның дини җитәкчелеге Татарстанның үсешен, татарстанлылар хөрмәт белән караган ислам тарихын һәм традицияләрен ассызыкладылар, шул ук вакытта биредә исламның христиан дине белән аңлашып хезмәттәшлек итүен билгеләп үттеләр. Бу ике дин вәкилләре үзара тыгыз элемтәдә, бер-берсенә карата  ихтирамлы мөнәсәбәттә яшиләр.

- Беренче чиратта, Татарстан җитәкчелеген һәм халкын яңадан шушы изге урында җыю мөмкинлеге биргән өчен, минем Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне белдерәсем килә. Болгар кояш нурлары чагылган алтын гөмбәзләрдән  генә балкымый. Бүгенге Болгар меңнәрчә ел элек әлеге изге җирдә кабул ителгән ислам дине, ислам традицияләре нуры нәтиҗәсендә яктырак күренә. Дин белгечләре нәкъ менә шушы җирдән Рәсәй территориясенә ислам яктылыгын, үз гореф-гадәтләрен алып килгәннәр. Идел буе Болгары дин әһелләренең бу хезмәтләре Кавказ, Кырым вәкилләре эшчәнлеге белән кушылган. Нәтиҗәдә, Рәсәйнең үзенчәлекле ислам традицияләре барлыкка килгән. Аның  үзенчәлеге шунда: ислам безнең җиребездә - Рәсәйдә гасырлар дәвамында яшәп килә, илебездәге башка диннәр белән хезмәттәшлек итә. Һәм мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсен без, барыннан да элек, Татарстанда – Рәсәй Федерациясенең чәчәк атучы төбәге мисалында күрәбез. Татарстан халкы  ата-бабалар диненә хөрмәт белән карый. Шул ук вакытта ул туган җирендә яшәгән кардәшләрен - башка дин вәкилләрен ихтирам итә. Болгар Ислам академиясе эшчәнлеге Татарстанда ислам традицияләренең дәвам итүен дәлилли. Әлеге белем бирү учреждениесе Рәсәй Федерациясе Президенты башлангычы белән төзелде. Владимир Путин безнең иҗтимагый һәм дини тормышыбызда исламның ролен югары бәяли, - дип билгеләп үтте үз чыгышында РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин.

2022 елда Татарстан җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү дөнья дәрәҗәсендәге вакыйга булачак. Шуны билгеләп узарга кирәк, Татарстанда гасырлар дәвамында ислам дине һәм башка диннәр арасында каршылыклар аркасында бернинди дә киеренкелек күзәтелмәде. Бу  илебезнең зур казанышы. Киләсе елның зур юбилеен безнең республика дәрәҗәсендә генә түгел, ил һәм дөнья күләмендә билгеләп үтү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әнә шуларны билгеләп үтте.

- Алдагы ел безнең өчен үзенчәлекле. Ата-бабаларыбыз киләчәгебезне билгеләгән һәм бу дөрес үсеш юлы булып тора. Без аны, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш. Бүген мөселманнарның гына түгел, православие динендәгеләрнең дә янәшәбездә булуына чын күңелдән рәхмәтлемен. Бездә, 21 июльдә, Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен православие дөньясы өчен дә әһәмиятле зур вакыйга көтелә. Бу безнең толерантлыкны, дуслыкны күрсәтә. Рәсәй - күпмилләтле, күп динле ил. Яшәешебез һәр диннең, һәр милләтнең үсеш өчен тулы хокукка ия булуын күрсәтә, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм, субъектларга мондый шартларда үсеш мөмкинлеге биргән өчен, Рәсәй Федерациясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җыелучыларның игътибарын мондый күләмле очрашуларның үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы мөнәсәбәт таләп ителүенә, вакцинация ясату зарурлыгына юнәлтте.

- Әгәр берәр төбәктә вакцина белән сораулар булса, безгә килегез, прививканы бушлай ясатуда ярдәм итәчәкбез, - дип тәмамлады ул сүзен.

- Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тормыш юлында атеистларны очратмавы, гомер ахырында кешенең таякка түгел, ә Ходайга таянырга тырышуы турында әйткән иде, - дип башлады сүзен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл. - Чыннан да, төрле булуыбызга карамастан, барыбызны да күкләр белән очрашуның котылгысызлыгын аңлау берләштерә. Игътибар итегез әле, храм гөмбәзләрендәге хачлар янындагы манараларда ярымайлар балкып утыра. Тарихыбыз шуны күрсәтә: безгә ата-бабаларыбыз тарафыннан дуслыкта һәм хезмәттәшлектә яшәү мирас итеп тапшырылган. Ходай Татарстанга юкка гына үз хәер-фатихасын бирмәгән, биредә үзенчәлекле яшәү рәвеше өстенлек итә. Һәм ул утыз ел элек кенә төзелмәгән, ул гасырлар буена барлыкка килгән. Әйе, дөнья күпкырлы. Һәм бүген безнең арадагы аерымлыклар мөһим түгел. Бүген шул әһәмиятле: бу дөньяда теләсә нинди дини һәм милли традицияләрне юкка чыгарырга омтылучы башка көчләрнең дә барлыгын аңлау. Алар дин, милләт, ышаныч һәм өмет, ир-ат һәм хатын-кыз җенесләре юкка чыксын өчен тырышучылар. Бары тик тарихи тамырларыбызга таянып кына без дөньяга булган карашыбызның нигезен җимерергә омтылган явызлыкка каршы тора алачакбыз. Безнең бурыч - балаларыбызга, киләчәк буынга ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган хак юлдан читкә тайпылмау. Үз тамырларын, тарихларын белмәсәләр, яшь буын бу дөньяда үз-үзен югалтачак. Ә безгә ата-бабаларыбыз калдырган изге эшләрнең һәм ватандашларыбызның бүгенге көндә кылган гамәлләре чиста һәм какшамас булып калуы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев