Йөз яшьлек доктор
Әсхәт Гыйниатулла улы Гыйниятуллин... Ютазы районында яшәүче өлкән буын вәкилләре яисә аларның туганнары күңелендә бу исем, мөгаен, яңармыйча калмас.
Табиб та, оештыручы да...
Шулай да кем соң ул? Әсхәт Гыйниятуллин – отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы. Хәзерге вакытта Казан каласында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
1922 елның 22 мартында Яшел Үзән районының Зур Колбаш авылында туган Әсхәт Гыйниатулла улының 30 ел гомере Баулы һәм Ютазы районнары халкы белән бәйле. Баулы районының архив бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, Казан медицина институтын тәмамлаган яшь доктор Баулы районына эшкә юллана. Ул чорда баш табиб булып Роза Халик кызы Галиева эшли. Әлеге данлыклы җитәкче кул астында ул Баулы районы хастаханәсендә яңа бүлекләр оештыру, аларны медицина җиһазлары белән тәэмин итү буенча җиңел булмаган эшкә алына. Медицина хезмәтенең кече лейтенантын биредә яңадан хирургия бүлеге ачу теләге дә тынычлыкта калдырмый...
Хәрби чыныгу
Миллионлаган язмышларга үз төзәтмәсен керткән Икенче бөтендөнья сугышы Казан медицина институты студенты Әсхәт Гыйниятуллинны да кызганып тормый. Туган илен фашист илбасарларыннан азат итү теләге аны яу кырында яраланган солдатларга беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарына өйрәтү буенча кичке курсларга алып килә. 1942 елда егет Кызыл Армия сафларына чакыртып алына. Сугышның мәхшәр көннәре. Күпсандагы корбаннар һәм яралылар... Мондый аянычлы шартларда медперсоналның җитмәвен аңлаган хәрби җитәкчелек элекке студентларны янәдән аудиторияләргә кайтару мөһим дигән фикергә килә. Әмма бик яшьли җитди карарлар кабул итәргә, үз адымнары өчен җавап тотарга күнеккән һәм медицина институтында алып өлгергән белеме яралы солдатларга ярдәм итәргә җитәчәгенә инанган Әсхәт үзе теләп фронтка китә.
1943 елда, яралыларга ярдәм күрсәтүне оештыруда зур осталык күрсәткән өчен, беренче хәрби бүләк – “Хәрби казанышлар өчен” медале белән билгеләнә. Моннан ары ул Калинин һәм Балтыйк буе фронтлары составындагы операцияләр ясый торган медицина-санитар ротасында эшли. 1945 елның мартында Әсхәт Гыйниятуллин медик-санитар взвод командиры вазифасына алына. Сугышчан казанышлары өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Ленинградны саклаган өчен» медале һәм күп санлы юбилей медальләре белән билгеләнә.
Кешелекле кеше
1957 елда “Баулынефть” НГДУ карамагында медсанчасть ачыла. Әсхәт Гыйниятуллин биредә хирургия бүлеген җитәкли. Хирургия белән беррәттән, ул тән җәрәхәте алуны кисәтү һәм бәхетсезлек очраклары аркасында имгәнгән пациентларны дәвалау белән дә шөгыльләнә. Бу юнәлештә алып барган эш тәҗрибәсе аның кандидатлык диссертациясе нигезен тәшкил итә.
- Әсхәт Гыйниатулла улы белән без озак еллар хезмәттәшләр булдык. Ул Баулыда эшләгән елларда Ютазы зонасы торак пунктлары Баулы районы составына караган иде. Мина, Бәйрәкә авылы участок хастаханәсе җитәкчесе буларак, аның белән еш очрашырга, тәҗрибә уртаклашырга туры килде. Бик тирән белемле табиб булуы белән беррәттән, Әсхәт Гыйниятуллин һәрвакыт олы йөрәкле, ярдәмчел, кешелекле шәхес булып кала белде. Шуңа күрә мин аны бүген дә зур хөрмәт белән телгә алам. Хәер, мин генә дә түгел. Минем авылдашларым арасында да аны бик яхшы хәтерләүчеләр бар. Әйтик, тән җәрәхәте алган Сирин ага Фәтхуллинны, Әнвәр ага Хафизовны һәм башка бик күпләрне үз чорында аякка бастырган алтын куллы хирург ул, - дип истәлекләре белән уртаклашты ветеран-табиб Ленар Хәлиуллин.
Үз гомерендә җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә туры килгән Әсхәт Гыйниатулла улы Гыйниятуллин өчен кеше сәламәтлеген кайгырту һәрвакыт беренче планда тора. Озын һәм сикәлтәле тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаган хатыны Хәят Фазыйл кызы аңа хатын булып кына калмый. Лаеклы ялга чыкканчы Баулы районы хастаханәсенең терапия бүлеге белән җитәкчелек иткән табибә хәләл җефете өчен хезмәттәш тә, фикердәш тә, терәк һәм таяныч та була.
Гыйниятуллиннарның балалары да әти-әниләре юлыннан китә – моннан бик күп еллар элек алар башлаган эшне лаеклы дәвам итә алар. Үз гомерендә күпне күргән, утлы һәм сулы юллар буйлап атлаган, нинди генә вәзгыятьтә дә үз кыйбласына тугры калган чал чәчле ата өчен үз балалары бүләк иткән шатлыктан да зуррак һәм кадерлерәк бүләк була ала микән?! Гәрчә бу көннәрдә аларның сый-хөрмәтле йортларыннан төрле дәрәҗәдәге кунаклар өзелмәсә дә.
Илмира ГАЛИЕВА,
Урыссу үзәк район хастаханәсе архивариусы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев