Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бар көч – кыр эшләренә әзерлеккә

«Таң» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең күчмә семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов җитәкчелегендә узды. Бу язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалык җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагы хезмәткәрләре белән зур сөйләшү иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Азат Мәхмүтов хуҗалыкларда ремонт эшләре, яңа техника сатып алу һәм аны әзерләү мәсьәләләре белән таныштырып, 1 апрельгә барлык авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны әзерлек сызыгына кую планлаштырылуы турында белдерде. Районның авыл хуҗалыгы коллективлары машина-трактор паркларын 40 млн сумга яңа техника белән тулыландыру мөмкинлеген тапкан. Азат Мәхмүтов шулай ук хезмәтне саклау,  куркынычсыз эш шартлары булдыру мәсьәләсенә дә тукталды.

- Язгы кыр эшләре барышында җәрәхәт алмас өчен, - дип ассызыклады Азат Мәхмүтов, - җитәкчеләргә хезмәтне саклау буенча чараларны уздыручы җаваплы белгечләрне билгеләргә кирәк. Барлык хезмәткәрләрнең дә медицина тикшерүе үтүен тәэмин итү мөһим.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Урыссу үзәк район хастаханәсе белгечләре белән алдан сөйләшеп, медицина тикшерүен урыннарда оешкан төстә уздыру зарур. Киңәшмә барышында шулай ук субсидияләр алу, ягулык-майлау материаллары, орлык, минераль ашламалар сатып алу, терлекләрнең баш санын саклап калу турында да сүз барды. Хуҗалыкларның күрсәткечләре белән район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре таныштырды. Саннар хуҗалыклардагы хәл-торышның ни дәрәҗәдә икәнлеген ачык күрсәтте. Терлекчелектәге җитештерүчәнлек, берничә хуҗалыктан кала, мактанырлык түгел. Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин ассызыклаганча, җитештерү технологиясеннән чигенергә ярамый, ул чакта җитештерүчәнлек дә яхшы булачак.

Чәчүлекләр турында җитештерү бүлеге белгече Андрей Борисов сөйләде. 2023 елга бөртекле һәм кузаклы үсемлекләрнең гомуми мәйданы 35 460 гектар тәшкил итәчәк. Быел арпаны язгы бодайга караганда күбрәк мәйданда чәчү күздә тотыла – ул 8 мең гектардан артык тәшкил итәчәк. Шулай ук бөртек өчен кукуруз игү мәйданын арттыру планлаштырыла – бу якынча 560 гектар. Җирбагарлар техник үсемлекләрдән көнбагышка өстенлек бирә. Киңәшмәдә күпьеллык үләннәрнең мәйданын арттыру кирәклеге турында әйтелде. Район ел саен 5500 гектарда күпьеллык үлән чәчә иде. Ләкин 2021 елгы корылыктан соң, аның бу күләмдә чәчелгәне юк. Минераль ашламаларны субсидияләүгә һәм сатып алуга гаризаларны «АгроМир», «И. Нәбиуллин», «Уңыш», «Р. Гайнетдинов», «А. Вафауллин» коллективлары тапшырган.

Киңәшмәдә шулай ук финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул хуҗалык җитәкчеләре һәм хисапчыларының игътибарын оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан салым түләү тәртибенең тамырдан үзгәрүенә юнәлтте.

- 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләр дә бердәм салым түләүгә (ЕНП) күчте. Салым түләү вакыты да үзгәрде: ул һәркем өчен бердәм булачак – айның 28енә кадәр. Шул ук вакытта салым түләүчеләргә тиешле бюджетларга түләүләрне айның 25енә кадәр күчерү өчен өстәмә документ – салым төрен, бюджет классификациясе кодын чагылдыра торган белдерү кәгазен һ.б. төзергә кирәк булачак.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббәтова кайбер авыл хуҗалыгы коллективларының җирләрне арендалау буенча җитди бурычлары булуына игътибар юнәлтте.

 - Түләүләрне, пеня өстәлмәсен өчен, һәр айның 25еннән дә соңга калмыйча башкарырга кирәк, - дип ассызыклады ул. - Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә ихтыяҗ булмаган җирләр мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Сез җир өлешен кулланасыз, табыш аласыз, ә чынлыкта, алар вафат булган кешеләрнеке булып санала. Бу мәсьәләне һич тә игътибарсыз калдырырга ярамый. Моннан тыш, бу районның индикатив күрсәткече.

Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, авыл хуҗалыгындагы кимчелекләрне тәнкыйтьләде, бар көчне язгы кыр эшләрен уңышлы башкаруга юнәлтергә чакырды, ел саен уздырылучы агроконференцияне үткәрү көнен хәбәр итте.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев