Бәйрәкә авылының кукуруз кыры солдатлар парадын хәтерләтә
Узган елда “АгроМир” җәмгыяте сабан бодаеның «архат» сортының һәр гектарыннан 56 центнер уңыш җыйнады. - Безнең өчен иң өметле сортларның берсе ул. Узган елда без аннан бик матур уңыш үстереп алдык, - дип билгеләп узды «АгроМир» җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев.
Быел бу культураның бер өлешен бәйрәкәлеләр 53 гектарлы кырда урнаштырганнар. Шытымнар тишелеп чыккан рәтләрнең тигезлеге, чәчү тирәнлеге һәм куелыгы, кырның куна тактасы кебек тигез булуы, багана төпләренең һәм юл буйларының яхшы итеп эшкәртелүе җирбагар Илшат Касыймовның үзенә ышанып тапшырган бурычка никадәр зур төгәллек белән якын килүен дәлилләде.
Узган елның 28 августында «АгроМир» җәмгыятендә уҗым бодаеның «лилит» яңа сортын чәчәләр. Басу бик тә өметле күренә. Тик уҗым культурасына трипс һөҗүм итүе һәм формалашып килә торган башакларга шактый зыян салып өлгерүе җитәкчеләрне зур борчуга салды. Табигый ки, хуҗалыкта корткычларга каршы агротехник чараларны ашыгыч рәвештә оештырып та өлгергәннәр.
324 гектарда борынлап чыккан кукурузны кем чәчте дип сорап торасы да юк. Мәүзир Латыйповның имзасы ярылып ята – чәчү тирәнлеге дә, куелыгы да төгәл булган тигез рәтләр парадка чыккан хәрбиләрне хәтерләтте.
Нәфис Галимов чәчкән рапсның «юлдаш» сорты 366 гектар мәйдан биләгән. Май бирүчән культура белән беррәттән кырда чүп үләне дә чыккан. Зыян сала торган күбәләкләр дә оча башлаган. Ә бу чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы чаралар күрүне ныклы контрольдә тотуны таләп итә.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев