9 июнь 2020 яңалыклары
-
Бәйрәкә авылының кукуруз кыры солдатлар парадын хәтерләтә
Узган елда “АгроМир” җәмгыяте сабан бодаеның «архат» сортының һәр гектарыннан 56 центнер уңыш җыйнады. - Безнең өчен иң өметле сортларның берсе ул. Узган елда без аннан бик матур уңыш үстереп алдык, - дип билгеләп узды «АгроМир» җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев.
-
Фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгындагы искитмәле арыш кыры “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында чәчүлекләрне кабул итү Бәйрәкәтамак зонасыннан башланды
Элек-электән үк Көрәш-Бүләк җирләре югары уңдырышлылыгы белән аерылып торган. Узган гасырның 70нче елларында, әле минераль ашламалар белән иркен эш йөртмәгән дәвердә үк, әлеге җирләрдә урнашкан Ильич исемендәге колхоз игенчеләре һәр гектардан 27-28 центнер бөртек җыйнап алганнар, чөнки туфрак үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә сәләтле булган черемәгә аеруча бай.
-
“Таң” җәмгыятенең өметле иген кырлары
«Таң» җәмгыяте чәчүлекләрен кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин да катнашты.
-
Татарстанда цифрлы технологияләр ярдәмендә фермерларга продукция сатуда ярдәм итүне планлаштыралар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетүгә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.
-
Аграр югары уку йортлары абитуриентларга Zoom аша консультация бирә башладылар
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.
-
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра
Республикада аеруча 25-34 яшьтәге кешеләр кан тапшыруда актив катнаша.