Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетүгә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, тармак илнең терлекчелек комплексының традицион һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Хәзерге вакытта кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән 36 предприятие шөгыльләнә. Төп җитештерү Тверь, Калининград, Киров өлкәләрендә, Татарстан Республикасында һәм Удмуртиядә, шулай ук Ставрополь краенда урнашкан. Ана җәнлекләр саны 352 мең башка якын тәшкил итә. Үрчетелә торган мехлы җәнлекләрнең төрләре структурасында: 83% - чәшке, 13% - кеш, 3% - төлке һәм ак төлке, 1% - сазы көзән, янут төреннән булган этләр һәм шиншиллалар. Нәсел эше 19 предприятиедә алып барыла, аларның мәйданчыкларында 20 токым һәм типтагы мехлы җәнлекләр үрчетелә.

Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлекләр үрчетү белән 3 предприятие шөгыльләнә. Аларда 30,7 мең баш ана җәзнлкләр исәпләнә, шулар арасында 18 мең - чәшке, 366 - ак төлке, 2,1 мең - төлке һәм 10,2 мең - кеш. Республиканың җәнлекчелек тармагында 150 кеше эшли.

Җәнлекчелек тармагы коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында кыйммәтле мех продукциясенә ихтыяҗ кимү аркасында иң зыян күрүчеләрнең берсе булды. Җәнлек үрчетү предприятиеләренең нәтиҗәле эшләве өчен ведомство тарафыннан өстәмә ярдәм чаралары каралды һәм булдырылды.

Киңәшмә йомгаклары буенча АПК идарәсенең төбәк органнарына, ведомствоның профильле департаментлары һәм тармак берлекләре белән берлектә, кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетүгә ярдәм чараларын һәм аларны гамәлгә ашыру срокларын күрсәтеп, юл карталарын эшләү бурычы куелды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев