“Таң” җәмгыятенең өметле иген кырлары
«Таң» җәмгыяте чәчүлекләрен кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин да катнашты.
Эш көне көнбагыш кырында башланды. Җирне берникадәр тигез итеп эшкәртмәү аркасында кыр «чуаррак» булып тоела, әмма үсемлекләрнең куелыгы да, чәчү тирәнлеге дә нормага туры килде. Көнбагыш кырының автоюл буенда урнашуын исәпкә алып, Аяз Әдип улы хезмәт коллективы җитәкчесе Ильяс Гариповка химик утауны озакка сузмаска һәм әлеге сыйфат белән башкарырга киңәш итте.
«Таң» җәмгыяте агымдагы елда 47 гектарда көнбагышның ике төрле гибрид сорты белән дә тәҗрибә участоклары оештырган.
Искеурыссулылар агымдагы елда рапсны 80 гектарда чәчкән. Май культурасын көзен эшкәртелгән туфрак куенына салганчы, язын культивация уздырганнар, катоклаганнар, үсемлекләрнең азот һәм күкерткә ихтыяҗын тәэмин итеп, бер гектарга 150 килограмм исәбеннән сульфат аммония биреп, чәчүне уздырганнар.
«Таң» җәмгыятенең быел югары дәрәҗәдә язгы кыр эшләре үткәрелгән мәйданнары шактый – һәр квадрат метрда 503 данә үсемлек тишелеп чыккан арпа, сенаж өчен дип чәчелгән 155 гектардагы катнаш азык, 274 гектардагы кукуруз кырлары югары бәя алды һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин
хуҗалыкта үсемлекчелек тармагына игътибар нык артуын һәм иген кырларының өметле булуын билгеләп узды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев