2027 елда Татарстанда «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында ГТО өчен 10 мәйданчык һәм 3 «акыллы» спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

Бу турыда республика Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, әлеге программаны гамәлгә ашыру — төбәкнең спорт тармагын үстерүдә мөһим юнәлеш. Ул халык тормышының сыйфатын яхшыртуга, спортны һәркем өчен үтемле итүгә юнәлтелгән. Татарстан программаның төп күрсәткечләренә ирешү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора һәм булып кала бирәчәк, дип өстәде ул.
Программаның төп максаты — 2030 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын 70 процентка җиткерү.
Республикада спорт инфраструктурасын үстерү эше системалы рәвештә алып барыла. Быел программа буенча Казанда Футбол үсеше үзәге төзелеше тәмамлана. Лениногорскида модульле бассейн төзү дәвам итә: аны 2026 ел ахырында кулланылышка тапшыру планлаштырыла.
«Бизнес спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы буенча Казаннда һәм Яшел Үзәндә дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып, ике «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде.
Татарстанның кече торак пунктларында спортны яклау өчен «Земский тренер» программасы буенча 2026 елда 42 белгеч җәлеп ителгән. 2027 елда эш шул ук күләмдә дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, киләсе елда спорт мәктәпләре өчен инвентарь сатып алуга 40 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу нәтиҗәле тренировка процессы һәм имин шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев