Мәктәп тәмамлаучыларга җыенучылар белән – һөнәрләр турында
Ватанга тугрылык

Мәктәп тәмамлаучыларга җыенучылар белән – һөнәрләр турында

Казан югары танк училищесы һәм хәрби комиссариат вәкилләре районның өлкән сыйныф укучыларында кунакта булды.

Мондый чаралар мәгариф бүлеге тарафыннан системалы һөнәр юнәлеше бирү һәм ватанга тугрылык эшчәнлеге кысаларында үткәрелә. Уку елы яңа гына башлануга һәм соңгы кыңгырауга әле ерак булуга карамастан, 9 һәм 11 сыйныф укучылары алдында сорау туа: кайда укырга барырга, нинди һөнәр сайларга? Дәүләт имтиханнарына һәм башка уку й     ортларына документларны тапшыруга кадәр шактый алдан уку йортлары вәкилләре белән очрашу өлкән сыйныф укучыларына һөнәрләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Тормыш юлын сайлау – җиңел эш түгел, аеруча мәктәп еллары артта калганда һәм алда тоташ гомер көтеп торганда. Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска? Сыйфатлы белемгә генә түгел, киләчәккә ышанычлы адымнарга кайда ия булырга? Урыссу гимназиясе һәм 3нче Урыссу мәктәбе укучылары хәрби комиссариат һәм илебезнең дәрәҗәле хәрби вузларының берсенең вәкилләре белән очрашуда шушы сорауларга җавап алды.

Өлкән сыйныф укучылары алдында Баулы һәм Ютазы районнарының хәрби комиссариаты хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы майор Марат Гарифуллин, шулай ук командасы Жуков орденына ия Кызыл Байраклы Казан югары  танк училищесының 4нче курс курсантлары  Тимур Сафин белән Никита Заһидуллин чыгыш ясады.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ
Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Киләчәк турында әңгәмә – ачык аралашу төрендә

Шуны билгеләү зарур, аралашуның мондый төре – вуз вәкилләренең турыдан-туры мәктәп диварларында күчмә очрашулары - районда күркәм йолага әверелеп бара. Бу кәгазь өчен генә түгел, мәктәп тәмамлаучылар өчен арадашчыларсыз, коры теориясез тулы мәгълүмат алу. Үзләре дә күптән түгел генә укучылар булган, бүген исә данлыклы училищены тәмамлау алдында торган курсантлар Тимур һәм Никита булачак “танкистлар” тормышы турында җентекләп сөйләде.

Алар шәхси тәҗрибәсен уртаклашты: армия тәртибенә ияләшү ничек узган, нинди күнекмәләр үзләштерергә туры килә һәм ни өчен офицер-танкист һөнәренә ихтыяҗ зур булып кала.

Кунакларның чыгышына йомгак ясап, Казан танк училищесын  абитуриентларны үзенә тартып торган берничә төп сыйфатны билгеләргә мөмкин. Социаль ташламалар – соңгы чиратта түгел. Майор Марат Гарифуллин дәүләт курсантларга һәм офицерларга тәкъдим иткән ташламаларга игътибарны җәлеп итте. Бу уку чорында тулы дәүләт тәэминаты, уку йортын тәмамлагач эш урыны белән тәэмин итү, торак мәсьәләсен хәл итү, лаек хезмәт хакы. Киләсе пункт – сыйфатлы белем бирү.

Казан училищесы киң юнәлешле белгечләр әзерли. Бүгенге армия физик көч кенә түгел, тирән инженер белемнәре, катлаулы техникага идарә итү һәм тетрәнеш вакытында карар кабул итә белү осталыгы таләп итә. Үсеш мөмкинлекләре  вәгъдә итә. Хәрби вузны тәмамлаучыга диплом алганнан соң ук карьера үсеше. Взвод командирыннан алып, югары команда вазифаларына кадәр.

Һөнәр юнәлеше бирү - стратегик алым

Бу чара – бердәнбер очрак түгел, мәгариф бүлегенең мәктәп тәмамлаучылар белән эшчәнлеге буенча максатлы сәясәтнең бер өлеше. Юристлар һәм икътисадчылар артып киткән бүгенге хезмәт базары шартларында хәрби белгечлекләр янә югары бәягә лаек була башлады. Дәүләт Кораллы Көчләргә максатлы, белемле һәм сәламәт яшьләр килү яклы.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ
Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Өлкән сыйныф укучылары өчен мондый очрашулар – үз көчеңне дөрес бәяләү һәм үлчәнгән карар кабул итә белү мөмкинлеге. “Җиңел акча” турында хыяллану урынына егет-кызларга анык картина тәкъдим ителә, анда белем алу авыр хезмәт, тәртип, шуның белән беррәттән тотрыклылык, хөрмәт һәм иртәгәсе көнгә ышаныч буларак сурәтләнә.

Очрашуда яңгыраганча, егетләр генә түгел, кызлар да хәрби училищелар һәм  вузлар сафларын тулыландыра ала. Мондый очрашулар хәрби һөнәрләр, хәрби хезмәт турындагы кире карашларны җимерү, бүгенге офицерның милләтнең йөзек кашы, техник белемле белгеч һәм ватанпәрвәр булуын күрсәтү мөмкинлеге бирә.  Кем белә, бәлки районның бүгенге укучыларының кайсыдыр өчен бу очрашу язмышын үзгәртүче борылыш булыр, һәм берничә елдан без аларны Казан танк училищесын тәмамлаучы исемен горур йөрткән Ватан сакчылары исәбендә күрербез.


Нет комментариев