Көз сафка чакыра
Көзге чакырылыш-2026

Көз сафка чакыра

«Ютазы районы чакырылыш комиссиясе карары белән Сез хәрби хезмәткә яраклы дип таныласыз » – берәүләр бу сүзләрне тиешле дип кабул итә, икенчеләр - әллә ни куанмый.

Әмма, балигъ булган егетләрнең кәефе һәм теләге булу-булмауга карамастан, һәр яз һәм көз Ватаныбыз аларны гражданлык бурычларын үтәргә чакыра.

Гадәттәгечә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланды. Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе Ютазы районында да старт алды. 9 октябрьдә чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы булды, аның нәтиҗәләре буенча армиягә иң элек  5 егет китәчәк.

Барлыгы исә көзге чакырылыш чорында Русия армиясе сафларын 21 ютазылы тулыландырырга тиеш дип көтелә. Әйтергә кирәк, чакырылган егетләрнең рух күтәренкелеге һәм хезмәт итү теләге зур.

Фото: Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА / Ютаза-информ

Чакырылыш комиссиясе тәмамлангач, без Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:

- Илшат Назимович, гомумән алганда көзге чакырылыш ничек уза, нинди дә булса үзенчәлекләр бармы?

- Көзге чакырылыш кампаниясе гадәттәге тәртиптә уза. Хәрби хезмәткә беренче озатылучылар 19 октябрьдә китәчәк. 2026 елның 1 гыйнварыннан армиягә чакырылу ел әйләнәсе дәвамында була. Ягъни чакырылыш чаралары ел дәвамында, 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр уза. Шул ук вакытта хезмәткә озату элеккечә елга ике тапкыр оештырыла - 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр башкарыла.

- Хәрби хезмәткә чакырылучыларның армияга мөнәсәбәте үзгәрәме?

- Армиянең абруе елдан-ел арта, күп кенә хәрби хезмәткә чакырылучыларның «срочка»ны үтеп, контрактка кул куюы гаҗәп түгел, чөнки армиядә хезмәт итү – тотрыклылык һәм озак вакытлы хезмәт мөнәсәбәтләре бит.

  - Әңгәмәбез ахырында сез хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләргә нәрсә теләр идегез?

- Барыннан да элек, хәрби хезмәттән курыкмаска. Аңа алдан әзерләнергә, беренче чиратта – физик яктан. Шулай ук һәр ир-ат үз Ватанын яклый белергә тиеш икәнен истә тотарга кирәк. Һәм моңа армиядә генә өйрәтә алалар.


Нет комментариев