Урыссу тарих-туган якны өйрәнү музеенда җитештерү сәнәгате ветераннарының халык иҗаты күргәзмәсе эшләде.
Бу чын-чыннан күңел чагылышы булды, ул өч көн дәвам итте. Күргәзмәне оештыручы булып район ветераннар советы чыгыш ясады, һәм ул өлкәннәр декадасы һәм «Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучы ветераннар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтте. Бу районыбызның өлкән буын вәкилләренең чәмле тормыш алып баруына ишарә.

Башлангыч ветераннар оешмалары, ветераннар төркемнәре җитәкчеләре һәм гади пенсионерлар – кул осталары үз эшләренә зур бердәмлек һәм мәхәббәт күрсәтте. Ә эшләр... Эшләр - ул аерым тарих! Аларның төрлелеге, башкарылу осталыгы шулкадәр тәэсирләндерә ки, безнең районның элеккеге буын кешеләре рухи яктан гына түгел, ижади яктан да сәләтле һәм бай күңелле дә икән, дигән нәтиҗәгә киләсең.

Һәм иң мөһиме - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә һәм мәктәпләрдә укучыларга тиңләшердәй кешеләр бар. Безнең ветераннарыбыз иҗат итәргә, гореф-гадәтләрне сакларга һәм тирә-юньдәгеләр белән матурлыкны күрә һәм уртаклашырга ярдәм итә. Нәфис чигү һәм нечкә челтәр, уникаль кәгазь эшләнмәләр - район җирлекләрендәге осталаларның кул эшләренең тулы исемлеге түгел әле бу. Күргәзмә тормышын туган якка багышлаган кешеләр кулы белән булдырылган гүзәллекне күрергә мөмкинлек бирде.
Нет комментариев