Аксубайлылар ютазылыларга җавап сәфәре белән
Элемтәләр

Аксубайлылар ютазылыларга җавап сәфәре белән

Бүген Ютазы районына район башлыгы Алмаз Миңголов җитәкчелегендә Аксубай районы делегациясе килде.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Делегация исәбендә шулай ук башлык урынбасары Илшат Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм Аксубай РДКсы директоры бар иде. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре озатуында кунаклар быел төзелгән, капиталь ремонт үткән, кайберләре, мәсәлән, «Дубравушка» балалар савыктыру лагере кебек берничә ел элек яңартылган социаль объектларда булды.

Исегезгә төшерәбез, бу бер-берсенә каршы барган беренче генә адым түгел. Элек Ютазы районы делегациясе аксубайлыларда булып, күрше район тормышы белән танышкан иде. Аяз Шәфыйгуллин ассызыклаганча, мондый аралашу һәрвакыт төбәк һәм аның кешеләре иминлеге хакына эшли. Ачык әңгәмә, объектлар җитәкчеләре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу... Сәфәр нәкъ шушы максатта оештырылды.

Төбәк үсеше динамикасы

Маршрутның беренче тукталышы - Ютазы мәктәбе. Аны үзгәртеп кору – районның мәгариф инфраструктурасын яңартуның ачык мисалы. Биредә ремонт төгәлләнгән, заман таләпләренә ярашлы шартлар булдырылган. Делегация мәктәп биолабораторияләре һәм остаханә эшчәнлеге белән танышты, кайбер сыйныф бүлмәләрендә булды.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Аксубайдан шулай ук мәктәпләрне үстерүгә зур игътибар бүлгән хезмәттәшләре өчен бу тәҗрибә, һичшиксез, кызыксыну уята. Аннары делегация «Энергия» стадионы янындагы картодромга юнәлде. Бу урын белән ютазылылар аеруча горурлана. Биредәге трасса бай тарихка ия: 1988 елда ук монда беренче республика ярышлары узган. Бүген «Шмель» (“Төклетура”) карт-клубы тотрыклы рәвештә республикада иң көчле өчлеккә керә.

Бу аеруча мөһим.  Картодром яңартылган – яңа асфальт түшәмәле трасса салынган. Бүген ул барлык таләпләргә җавап бирүче заманча узыш мәйданчыгы. Район Мәдәният йорты эшчәнлеге һәм төзелеп килүче концерт залы җыелучыларда зур кызыксыну уятты. Әйткәндәй, «Кичке җыр» халык җыр һәм бию ансамбле, делегацияне Аксубай төбәге турындагы җыр белән сәламләп, көчле алкышларга лаек булды.

Музей һәм сәнгать мәктәбе: тере мәдәният

Урыссу бистәсенең тарих-туган якны өйрәнү музеенда кунаклар адымнарын акрынайтты. 2025 елның сентябрендә тантаналы рәвештә ишекләрен ачкан музейда бүген егерме меңнән артык ядкәр исәпләнә. Урыссу ГРЭСын төзүчеләрнең материаллары, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция чоры әйберләре – аларның һәркайсы туган төбәк язмышы турында бәян итә.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Музей хезмәткәрләре кунакларга уртак фикердән районның чын мәдәни үзәге барлыкка килү турында сөйләде.  Аннары делегация Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә булды. 1965 елда нигез салынган мәктәп күптән музыка мәктәбе кысаларыннан чыкты. Бүген биредә сынлы сәнгатькә, хореографиягә, тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтәләр.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Капиталь ремонттан соң бина үзгәреп кенә калмаган, педагоглар еллар буе хыялланган әйберләрне дә китергән. Атап әйткәндә,  музыка уен кораллары тулысынча яңартылган. Фортепиано, концерт баяннары, саксофоннар, балалайка һәм башкалар... Димәк, мәктәп чын-чынлап икенче сулышка ия булган.  

- Элек без совет чорыннан калган уен коралларында уйный идек, аларны гел төзәтеп тордык. Хәзер балалар лаек уен коралларын ия булды, - дип шатлыгын уртаклашты сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре.

Балалар иҗаты үзәге – талантлар кою ханәсе

Балалар иҗаты үзәгендә делегация яңарышның башка төрләрен күрде. Бүгенге Үзәк бинасында элек тимер юл мәктәбе эшләгән. Узган гасырның 50нче елларыннан ук торган бина 2026 елда ул капиталь ремонтланды. Хореография, керамика, робототехника, 3D-модельләштерү, столяр эше…

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Яңа, иркен даирәдә дистәдән артык юнәлештә эшлиләр. Үзәк Ютазы балаларына киләчәккә тәрәзә ача дип әйтсәк тә, һич арттыру булмастыр шәт. Балалар үзләре, кунакларны бусагадан ук җыр һәм хореография композициясе белән каршы алып, осталык һәм талантларын күрсәтте.

«Дубравушка» һәм Кымызтау: хәстәрлек һәм мирас

Кунаклар «Дубравушка» балалар савыктыру лагеренда да булды. 2025 елда анда  республика программасы кысаларында капиталь ремонт төгәлләнде.  Атап әйткәндә, бу объект камилләштерелде дә. Маршрутта Кымызтау һәм табигатьнең гүзәл урынында төзелеш дәвам иткән ял төбәге аеруча зур урын биләде. Гомумән, бу урынның тарихы тамырлары белән узган гасырның егерменче елларына барып тоташа.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Риваятьләр буенча, ул чорда кызын үпкә чиреннән дәваларга теләгән алпавыт биредә кымыз җитештерә башлаган. Соңрак Кымыз дәваханәсе бөтен республикага танылган шифаханәгә әверелгән. Бүген район бу җиргә элекке данын кире кайтара. Биредә ат ихатасы бар, анда берничә дистә бахбай асрала, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иппотерапия проекты ачу өстендә эш бара, урман сукмагы микъдарләнгән адым өчен маршрутка үзгәртеп корылачак, башлангычын саклап калган, инде күркәм йолага әверелгән кымыз җитештерү яңа базарга чыгачак.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Аксубай кунаклары өчен эшкә мондый караш – тарихи мирасны заманча савыктыру һәм авыл туризмы чыганагына әверелдерү - һичшиксез, бәяләп бетергесез һәм өйрәнүгә лаек. Әйткәндәй, ике район башлыгы Кымызханә территориясе буйлап бик теләп атка атланып узды.

Мәңгелек хәтер

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Делегация Урыссу бистәсе һәм Иске Урыссу авылының мемориаль комплексларында Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бу сүзсез дә аңлашылган берләшү бернинди чыгыш та таләп итми иде. Чөнки тарихка хөрмәт, ата-бабаларыбыз хәтере – ике район өчен дә уртак нигез. Капремонт программалары кысаларында бу комплекслар да яңартылды. Район кунаклары, бу социаль объектларда булып һәм аларның эшчәнлеге белән танышып, Ютазы төбәгенең үсеш ритмын күргәндер дип уйлыйбыз.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Мәгариф, мәдәният, спорт, савыктыру – барлык бу тармакларда үсеш күзәтелә. Бу проектлар артында - районның чыганаклар җәлеп итү, грант проектларында җиңү, программаларны тормышка ашыру һәм үсеш юлларын ачык күрү мөмкинлеге.  Бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү осталыгы – ютазылыларның гади һәм ныклы логикасы. Район кунакларына исә шуны гына телисе кала: безнең белән бергә эшлә, безнең кебек эшлә, бездән яхшырак эшлә.


Нет комментариев