Фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгындагы искитмәле арыш кыры “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында чәчүлекләрне кабул итү Бәйрәкәтамак зонасыннан башланды
Элек-электән үк Көрәш-Бүләк җирләре югары уңдырышлылыгы белән аерылып торган. Узган гасырның 70нче елларында, әле минераль ашламалар белән иркен эш йөртмәгән дәвердә үк, әлеге җирләрдә урнашкан Ильич исемендәге колхоз игенчеләре һәр гектардан 27-28 центнер бөртек җыйнап алганнар, чөнки туфрак үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә сәләтле булган черемәгә аеруча бай.
180 гектарда Флюс Гайсин чәчкән сабан бодаеның чәчү куелыгы яхшы бәя алса да, чәчү тирәнлеге артык тирән булып чыкты. Чәчүлекләргә, куакланырлык көч тапсын өчен, кичекмәстән өстәмә сый бирү таләп ителә, дип ассызыклады район комиссиясе әгъзалары. 200 гектардагы арпаны Рамил Басыров «Быстрица» чәчү агрегаты белән чәчкән. Чәчү тирәнлеге дә, куелыгы да таләпләргә җавап бирде. Чәчүлекләрнең рәт турылыгы да яхшы бәя алды.
«Нәбиуллин» фермер хуҗалыгындагы уҗым арышы кыры да үзе бер могҗиза булып чыкты. Мөгаен, мондый искиткеч иген кырын оста рәссамнәр төшергән картиналарда гына очратырга буладыр. Биологик уңышка карап фикер йөртсәк, арыш үзен үстерү өчен күп көч куйган җирбагарларны куандырсын дип телисе килә. Бары тик табигать кенә бәла-каза биреп, адәм баласын сынамасын.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев