Ютазы районы механизаторлары терлек азыгын мулдан туплыйлар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кырчылык тармагыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә җәмгысы 12 900 тонна печән, 47 400 тонна сенаж әзерләнгән. Хәзерге вакытта "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Таң", "Гафиятов" агроформированиеләрендә яшел урак көйле бара. "Уңыш" җәмгыятендә печән планга карата 100 процент тупланган булса, "Таң" агроколлективында хуш исле азык 130 процентка...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кырчылык тармагыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә җәмгысы 12 900 тонна печән, 47 400 тонна сенаж әзерләнгән. Хәзерге вакытта "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Таң", "Гафиятов" агроформированиеләрендә яшел урак көйле бара. "Уңыш" җәмгыятендә печән планга карата 100 процент тупланган булса, "Таң" агроколлективында хуш исле азык 130 процентка тупланган. "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы механизаторлары сенажга булган хаҗәтне - 136, "Вафауллин" фермер хуҗалыгы эшчеләре исә 172 процентка арттырып үтәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев