Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Урыссу халкы игътибарына: ике контурлы казан куйганга ташлама бирелә

Татарстанда торак йорт һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләгәндә халыкка социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күрсәтүгә нигезләнгән республика Министрлар кабинеты карары шәхси җылыту системасына күчкән гражданнарның аерым категориясенә дә өстенлекләр бирә. Ильмира ГАЛИЕВА Бу көнгә кадәр торак-коммуналь уңайлыклар өчен 50 процент ташламага ия булган хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары,...

Татарстанда торак йорт һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләгәндә халыкка социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күрсәтүгә нигезләнгән республика Министрлар кабинеты карары шәхси җылыту системасына күчкән гражданнарның аерым категориясенә дә өстенлекләр бирә.
Ильмира ГАЛИЕВА
Бу көнгә кадәр торак-коммуналь уңайлыклар өчен 50 процент ташламага ия булган хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары, аларның тол хатыннары, инвалидлар, Чернобыль атом-электр станциясе авариясендә катнашучылар, акланган шәхесләр, фатирларына ике контурлы казан куйдырган очракта, ай саен түләнә торган хакның ярты бәясен кире кайтарып алу хокукына ия. Күп балалы гаиләләр өчен ташлама 30 процент тәшкил итә.
- Халыкка коммуналь уңайлыкларны куллану буенча каралган норматив кысаларында, әйтик, хезмәт ветераны коммуналь уңайлыклар өчен 50 процент күләмендә ташламага ия. Ике контурлы казан куйганга, мисал өчен, аңа ай саен 1200 сум түләү килә башлый. Фатирда бер кеше яши. Хезмәт ветеранына өстәмә ташлама булып 1200 сумның ярты бәясе - 600 сум кайтарыла. Гаиләдә ике, өч тагын да күбрәк кеше яшәсә, табигый ки, ике контурлы казан куйган хак яшәүчеләр санына карап бүленә. Әйтик, 1200:3х50%=200 сум, - дип аңлатма бирде район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев