Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда 2016 елның беренче пары кавышты

Бүген Ютазы районында 2016 елның иң беренче пары кавышты.

Филүс белән Екатерина, ә алар инде бүген Дәүләтхановлар гаиләсе, бер-берсен "Электросоединитель" заводында эшләгәндә күреп алалар. Менә шунда мәхәббәт ялкыны кабына да инде. Ә бүген алар гомерлеккә бергә булырга дип, пар балдаклар алмаштылар. Филүс районыбызның иң данлыклы Бәйрәкә авылыннан булса, Екатерина район үзәгендә туып үскән кыз. Яшьләрне төрле диннән булу да куркытмый:

- Без бер-беребез өчен үлеп торабыз, шуңа күрә бу безгә комачау итми, дип елмаялар яшьләр үзләре. Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова яшь парны әлеге иң истәлекле, иң матур көннәре белән район советы һәм башкарма комитеты исеменнән тәбрик итте һәм аларга 2016 елның беренче сан астындагы өйләнешү турындагы таныклыкны тапшырды. Бу көнне яшь пардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Чөнки алар өчен өзелеп торган әти-әниләре, аларны хөрмәт итеп килгән бер кочак туган-тумачалар бу көнне бәйрәм иттеләр, күңел ачтылар, яшь парга иң изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев