Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Рашитов Марат "Әниләр көне"

9 сентябрьнең 1960 елында Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хэзерге вакытта себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Рашитов Марат Мәүли улы ӘНИЛӘР КӨНЕ Һәрбер кеше өчен якын булган Газиз әнкәй бәйрәме белән Тәбрик итеп язам бу юлларны Салкын-кырыс Котып җиреннән. Телим сезгә янган йөрәгемнән Тыныч, якты яшәү көннәре Сәламәтлек сезнең белән булсын...

9 сентябрьнең 1960 елында Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хэзерге вакытта себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче

Рашитов Марат Мәүли улы

ӘНИЛӘР КӨНЕ

Һәрбер кеше өчен якын булган

Газиз әнкәй бәйрәме белән

Тәбрик итеп язам бу юлларны

Салкын-кырыс Котып җиреннән.

Телим сезгә янган йөрәгемнән

Тыныч, якты яшәү көннәре

Сәламәтлек сезнең белән булсын

Күрмәгез сез кайгы-хәсрәтне.

Балалардан һәрчак булсын шатлык,

Сез бит безне сөеп үстергән.

Аермыйча олы, кече диеп

Йөрәк җылысын безгә сез биргән.

Кайгы-хәсрәт булса сез түзгәнсез,

Ялгышкандыр,- диеп балакай.

Яулык очы белән күзегезне сөртеп,

Түккән яшьләр- түгел санардай.

Күз яшьләре шатлык белән килсен,

Зәңгәр күкне бизәсен кояш.

Тормыш хәсрәтләре читкә китсен

Шатлык, бәхет булсын гел юлдаш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поэты района марат рашитов ижат