Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы ягулык кайтарыла
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.
-
Марат Җәббаров: Республикада бөтен җирдә кыр эшләре башланды
Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
Татарстанда сөт җитештерү арта
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.
-
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга һәм хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары беән тәэмин итәргә кирәк
Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
Фермер продукциясен өйгә ничек китертеп була? Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уңайлы интернет-кибетләр тәкъдим итә
Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
-
Ютазы районында язгы кыр эшләренә хәзерлек бәяләнде
Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Тиһирҗанов һәм башкаладан килгән башка белгечләр Ютазы районы авыл эшчәннәренең язгы кыр эшләренә керешергә хәзерлеген тикшерде.
-
Татарстанда чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплексы катнашачак
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында сөйләде.
-
Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә: Татарстанның 31 районы язгы кыр эшләренә керештеләр инде
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
-
Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы турында сөйләде
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
-
Эш башлаучы фермерлар 6 млн сумга кадәр грант отарга мөмкиннәр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.
-
Дмитрий Патрушев язгы кыр эшләре чорында игенчеләргә төп ярдәм чараларын билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.
-
Хуҗалыкта нәселле бозаулар булдырасыгыз килсә
Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
-
Су сиптерүгә 1 сум турыдан-туры тотылган чыгым өстәмә рәвештә 12 сумнан артыкка продукция алырга ярдәм итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикерләштеләр
-
Марат Җәббаров: игенчелектә безнең барлык эшләр чәчүлек җирләренең продуктивлыгын һәм һәр гектардан керемне арттыруга юнәлдерелгән
Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
Ютазы игенчеләренең үкчәсенә басып яз килә
Агымдагы атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов һәм аның урынбасары Азат Мәхмүтов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренә хәзерлек дәрәҗәсе белән танышты.