Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район активистлары Ютазы кырларына гашыйк булды
Бүген районның иҗтимагый оешмалар вәкилләре Ютазы районының иген кырлары буйлап экскурсия ясады
-
Ураллылар кыр эшләрен кызу тота
“Нәбиуллин” фермер хуҗалыгы Бәйрәкәтамак зонасы җирләрендә быел дүртенче сезонын эшли.
-
Тукай исемендәге җәмгыятьтә – яңа көч
Тукай исемендәге җәмгыятьнең яшь механизаторы Ленар Усмановка, моңа кадәр КамАЗ автомашинасында эшләгән ир-егеткә, быел хезмәт коллективы тагын да җаваплылар эш тармагын ышанып тапшырган. Механизатор чәчү кампаниясенә май башында гына әле хуҗалыкка кайтып җиткән компьютерлаштырып заманча ясалган өр-яңа чәчү комплексы белән чыккан.
-
Уңышлылар кукуруз чәчә
Узган елда гына әле күпьеллык үлән үсеп утырган мәйданны көзен сөреп куйган Фәнил Мәҗитов бүген үзе үк бодай чәчте.
-
Ютазы районы уҗымнары өметле
Кичә районга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек тармагы буенча урынбасары Илдус Габдрахманов эшлекле сәфәр белән килде.
-
Бәйрәкә авылы механизаторлары арпадан башлады
“АгроМир” җәмгыяте игенчесе Нәфис Галимов иярләгән зур куәтле тракторның колач җитмәслек Баланлы кырының офык белән тоташкан урыныннан килеп чыгып, тирә-якны иңләп килүе генә дә күңелләрдә горурлык катыш шатлык хисе уятты.
-
“Уңыш” җәмгыяте өчен технология үтәлеше – төп бурыч
Берьюлы борчак, көнбагыш һәм арпа кырларында чәчүне башлаган “Уңыш” җәмгыяте механизаторлары да язгы кыр эшләренә масштаблы итеп кереште.
-
Кошчы Лениза Ильясова: “Безнең бизнеста сыйфат мөһим”
Подгорный бистәсендә кош-корт фермасы тотучы Ильясовлар өчен кызу эш сезоны инде гыйнвар аенда ук башланды – бүген аларның торакларында 41 мең данә чебеш үсүгә куелган.
-
Район фермаларында - хезмәт бәйрәме
Яңа ел белән Раштуаны бәйрәм иткән көннәрдә, район терлекчеләре штат режимда эшләде – хезмәт процессында өзеклекләр булмады, малларның продуктлылыгы кимемәде.
-
Акбаштан Ленар Кәлимуллин өчен ел уңышлы килгән
Яшелчә үстерүдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән фермер Ленар Кәлимуллин бәрәңгедән мул уңыш җыйган.
-
Димтамаклы Рамил Гәрәев матди базасын ныгыта
Димтамак авылы фермеры Рамил Гәрәев үзе җитәкли торган хуҗалыкның финанс-икътисадый хәлен ныгыту өстендә ныклы чаралар күрә
-
Ютазы элеваторында – Алтын олулар
Совет чорында икмәк тулы арбаларны “Кызыл олау” дип атасалар, башкала журналистларының җиңел кулы белән хәзер аны “Алтын олау” дип атый башладылар.
-
Уңышлылар матур уңыш җыя
“Уңыш” җәмгыятендә барып кергәндә, 160 гектарда урнашкан уҗым арышы соңгы кишәрлекләрендә суктырыла иде.
-
Урал механизаторлары уракны кызу тота
Колач җитмәслек икмәк теземнәренә карап, белмим, кемнең генә күңеле тулмый икән?
-
Район аграрчылары – республика семинарында
Район агрокомплекс җитәкчеләре һәм белгечләре бүген Зәй районында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашып кайтты.