Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ютазы районы аграрчылары кукуруз үстерү технологиясе турында киңәшмә уздырды
Бүген "АгроМир" җәмгыяте базасына җыелган район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре беренче эш итеп терлек азыгына дип үстерелгән кукуруз технологиясе турында фикер алышты. Әйтергә кирәк, бәйрәкәлеләр тәрбияләп үстергән кырлар патшасының биеклеге ике метрдан артык, бер сабакта өчәр-дүртәр чәкәнбаш җитешкән. "АгроМир" җәмгыяте кукурузны орлык өчен дә махсус үстерә.
-
Ютазы районында малларны нодуляр дерматиттан саклап, чаралар күрелә
Ютазы районының ветеринария берлеге күрше Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районында мөгезле эре терлектә була торган нодуляр дерматит чыганагы ачыклануын хәбәр итә.
-
Район хуҗалыклары көзге чәчү срокларына сыешмый
Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган "Уңыш" штабында уҗым культураларын чәчү срогына сыешмаган "АгроМир", "Вафауллин", "Гайнетдинов", "Гафиятов", "Әхмәтшина", "Тимербаев", "Вәлиев", "Рәхмәтуллин" агроформированиеләре тәнкыйть утына тотылды. - Көзге чәчү өчен туфрак эшкәртүдә бернинди тоткарлык тумады. Чәчү материалына кытлык юк, ашлама бар. Бу бары тик хуҗалыкларда эшне рациональ оештырмау аркасында килеп...
-
Ютазы районының алдынгы игенчеләренә – премияләр
Район башлыгы Рөстәм Нуриев кичә алдынгы экипажларга - югары җитештерүчәнлек белән эшләүче комбайнчылар - "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгыннан 1132 тонна ашлык суктырган Равил Нәгыймов, "Уңыш" җәмгыятеннән 879 тонна бөртек җыйнап алган Рәмис Галиев, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан 764 тонна икмәк суктырган Ренат Латыйпов, Тукай исемендәге җәмгыятьтән 675 тонна бөртек җыеп алган Расих Хәйдәров,...
-
“АгроМир” җәмгыятеннән Верера Миңнеханова – республика бәйгесендә
Узган атнада Әтнә районында оештырылган машина белән саву операторларының республика бәйгесендә Ютазы районы абруен яклап "АгроМир" җәмгыяте савымчысы чыгыш тотты.
-
Бәйрәкә авылы халкының эше - батыр, тормышы - матур
Бер мең гектардан артык арпаны җыйнап алуны тиз көннәрдә тәмамлаган Бәйрәкә авылы игенчеләре уҗым культуралары урып-суктыруны да зур оешканлык белән алып барган көннәрнең берсендә Россия Федерациясенең атказаган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Галиев белән тагын бер кат күрештек.
-
Район башлыгы Рөстәм Нуриев алдынгы игенчеләргә – премияләр, ә кыр эшләрендә зур өлгерлек күрсәтүче “АгроМир” җәмгыятенә автомашина тапшырды
Бүгенге эш көнен, гадәттәгечә, иртәнге планерка һәм "Уңыш" штабы утырышыннан башлаган район башлыгы Рөстәм Нуриев "АгроМир" җәмгыятенә килеп җиткәндә, биредә алты берәмлек комбайн уҗым бодаен суктыра иде. Теземнәрнең калынлыгы, башакларның авырлыгы, күз ачып йомган арада бункерлары тулып өлгергән комбайннар янына КамАЗ автомашиналарында эшләүче Рафаил Мөхәметдинов, Мансур Ардаширов, Дамир Насыйровның ашыгуы...
-
Ютазы районын төзекләндерү дәвам итә
Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонының Фәнис Кәримов урамында тротуар салына. "Вак таш-ком катнашмасы" программасы буенча Бәйрәкәтамак авылында Тукай урамының бер өлешен норматив хәлгә китерү башланды. Иске Каразирек авылы автоюлында да бүген ремонт эшләре бара - асфальт юлның "төерләнеп" торган өлешәләре төзекләндерелә. Урыссу бистәсенең Островский урамына да, ниһаять, "Вак таш-ком катнашмасы" программасы...
-
Ютазы районының урак алдынгылары
Районның алдынгы экипажларын "АгроМир" җәмгыяте игенчесе Рамил Касыймов җитәкли - ул НХ СХ 6090 комбайнында 650 тонна ашлык суктырган.
-
Фермер Рамил Гәрәев биләмәләрендә төп эш фронты – арпа һәм арыш басулары
Димтамак авыл җирлегендә яшәп, шунда үз хуҗалыгын оештырып, соңгы елларда матур үсеш юлыннан атлаучы фермер Рамил Гәрәевның биләмәләреннән узганда, безне тигез булып өлегереп килүче колач җитмәслек бодай кырлары озатып калды - алар мул уңыш вәгъдә итә. Уракка зур оешканлык белән кереп киткән фермерның иген кырларында комбайннар тулы көченә эшли. Арпа...
-
“Уңыш” җәмгыяте игенчеләре: бер кырда – сугалар, икенчесендә –чәчәләр
Быел "Уңыш" җәмгыятендә бөртеклеләрне тулысы белән аеры урып-җыюны максат итеп куйганнар - тамырда утырган үсемлек белән чагыштырганда, теземнәрдә икмәк тизрәк өлгерә.
-
Кече Урыссу авылында урнашкан Тукай исемендәге җәмгыятьтә мал торагы үзгәртеп корыла
Сыерлар абзарын капиталь ремонтлау буенча республика программасында быел икенче елын катнашучы тукайлылар 200 башка исәпләнгән терлекчелек бинасын зурдан кубып үзгәртеп коруга керешкән.
-
Кәрәкәшледә сыерлар торагы ремонтлана
Республиканың ферма торакларын капиталь ремонтлау буенча эшләүче программасына кушылган "Кәрәкәшле" җәмгыяте быел 2 санлы товарлыклы сөт фермасында яңгыр суы үтә башлаган 200 башка исәпләнгән сыерлар торагының түбәсен ремонтлауны максат итеп куя.
-
Ютазы районының уңган игенчеләренә – премия
Урак өстендә алдынгы экипажларны матди стимуллаштыру - район тормышында урын алган күркәм гадәтләрнең берсе.
-
Район биләмәләрендә урып-җыю эшләре башланды
"Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып уракка төште.